Рөстәм Миңнеханов Нурлатта "Уяв" IX бөтенроссия чуаш мәдәнияте милли бәйрәмендә катнашты

2015 елның 27 июне, шимбә

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Нурлат шәһәрендә "Уяв" IX бөтенроссия чуаш мәдәнияте милли бәйрәмендә катнашты.

Мәртәбәле кунаклар арасында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Чувашия Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Юрий Попов, Татарстан Республикасы мәдәният министры Айрат Сибәгатуллин һәм башкалар бар иде.

Кунакларны җырлы-биюле тамаша белән республиканың төрле районнарыннан һәм Россиянең башка регионнарыннан Нурлатка килгән чуаш вәкилләре каршы алды. Рөстәм Миңнеханов милли хуҗалык ишегалларын карады һәм халык һөнәрләре эшләнмәләре белән танышты.

Тантанада Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, "Уяв"– татарстанлылар өчен уртак бәйрәм. Аның нәтиҗәсендә чуаш халкы йолалары белән танышырга мөмкин, дип саный Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы.

"Һәр халыкның үз мәдәниятен, үз телен һәм гореф-гадәтләрен саклап калуы мөһим. Бәйрәмнәрсез без илебездәге мәдәни байлыгыбызны югалтырга мөмкин", - диде ул.

Шулай ук Рөстәм Миңнеханов бәйрәмнең югары дәрәҗәдә оешуын билгеләп үтте һәм Нурлат районына килгән иҗат коллективларына рәхмәт белдерде.

Шуннан соң Рөстәм Миңнеханов милли мәдәниятне саклауга аеруча күп өлеш керткәннәргә Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәт хатларын тапшырды.

Чувашия Республикасы җитәкчелеге исеменнән кунакларны бәйрәм белән Чувашия Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Юрий Попов котлады.

Ул хәбәр иткәнчә, Нурлатта ул "Уяв" бәйрәмендә 2014 елда булган һәм Татарстанда чуаш халкы традицияләренә күрсәткән игътибардан бик канәгать калган.

Бәйрәм Россиядә иң яхшы чуаш милли иҗат коллективлары чыгышлары белән дәвам итте. Гадәттәгечә шәһәрдә бәйрәм чаралары кичкә кадәр дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International