Илдар Халиков РФдә Куба Республикасының Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Эмилио Лосада Гарсиа белән очрашты

2015 елның 29 июне, дүшәмбе
ТР Премьер-министры Илдар Халиков бүген ТР Хөкүмәте йортында РФдә Куба Республикасының Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Эмилио Лосада Гарсиа белән очрашты. Очрашуда шулай ук ТР Премьер-министры урынбасары - сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, ТР Премьер-министрының тышкы икътисади эшчәнлек буенча ярдәмчесе Назил Насыйбуллин, республиканың зур предприятие вәкилләре катнашты.

Илдар Халиков һәм Эмилио Лосада Гарсиа Куба Республикасы һәм Россиянең бер төбәге буларак Татарстан белән киләчәктә ике як өчен дә файдалы хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алыштылар. Аерым алганда, Азатлык утравы территориясендә бүгенге көндә Латин Америкасында файдаланыла торган Россия вертолетларын ремонтлау өчен сервис үзәген төзү турында сүз барды. Моннан тыш, ике яктан да катнашучылар сәламәтлек саклау, фармацевтика, машина төзелеше, туристлык һәм нефть химиясе өлкәсендәге уртак проектларны гамәлгә кертү турында сөйләштеләр.

Илдар Халиков билгеләгәнчә, соңгы вакытта Татарстан һәм Кубаның күп уртак чаралары булды. Иң әһәмиятлеләре: Казанда Хөкүмәтара Россия-Куба комиссиясенең 13нче утырышы, Татарстанга Куба Министрлар Советы рәисе урынбасары Рикардл Кабрисасның килүе.
"Бөтен юнәлешләр буенча да актив эшләргә кирәк. Кубада Татарстан Республикасының сәүдә-икътисад вәкиллеге бар, кирәкле тәҗрибә һәм элемтәләр дә бар", дип белдерде ТР Премьер-министры.

Эмилио Лосада Гарсиа Илдар Халиковка җылы кабул итүләре өчен рәхмәт белдерде һәм Татарстан Республикасының Куба өчен әһәмиятле стратегик партнер булып калуын ассызыклады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International