Бүген «Казанский ДСК» модернизацияләнгән заводын ачу тантанасы узды. Чарада Россия Федерациясе төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Михаил Мень, ТР Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин һәм башка рәсми затлар катнашты.
Кунаклар «Казанский ДСК»карадылар, аннан заводны ачу тантанасы башланды. Бу вакыйга белән завод хезмәткәрләрен Михаил Мень котлады. Ул производство мәйданнарын каравы һәм кәнәгать калуы турында хәбәр итте. "Чыннан да, бу тулысынча заманча предприятие", - диде ул.
Панель йортлар төзү турында төрле фикерләр йөри, дип белдерде ул. "Һәр технологиядә югары сыйфатлы һәм түбән сыйфатлы төзелмәләр бар, - дип аңлатты ул. - Мин күпчелек шәһәрләрдә булдым, һәм бүгенге көндә башка технологияләрдән ким булмаган панель йортлар бар". Ул ассызыклаганча, заманча панель йортлар кыска вакытта төзү мөмкинлеген бирә.
"Бүген безнең бурыч - яхшырак, сыйфатлы һәм күбрәк төзү, - дип белдерде ул. - Әлбәттә, без ышанабыз: бүгенге көндә яңартылган "Казанский ДСК" эшләнмәләре бөтен заманча таләпләргә туры килә".
Рөстәм Миңнеханов «Казанский ДСК» модернизацияләнгән заводы ачылу - күренекле вакыйга. "Без барыбыз да бу ДСКны хәтерлибез, бүген ул уңай якка үзгәргән. Биредә заманча җиһазлар, һәм безн Казанда гына түгел, ә башка шәһәрләрдә дә яңа микрорайоннар проектларын күргәнебез бар", - диде ул.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, бүген ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы торак төзелешенә аеруча игътибар итә. "Моңа Владимир Путин да игътибар итә. Һәм шундый җитди инфраструктура карарларыннан башка, шул исәптән төзелеш комплексын модернизацияләү дә, әлеге бурычларны хәл итеп булмый, бу системалы эш", - дип белдерде ул.
Татарстанда, аның сүзләренчә, дөнья дәрәҗәсендәге панель йортлар җитештерүче була һәм шулай ук яңа эш урыннары да. "Бу "Ак Барс Девелопмент"ның зур күләмле инвестицияләре", - дип белдерде Р.Миңнеханов.
Шуннан Татарстан Президентының рәхмәт хатларын тапшыру һәм модернизацияләнгән заводны сафка кертү тантанасы булды.