Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Минтимер Шәймиев Фәйзи Галиев белән очрашты
2015 елның 2 июле, пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бүген Казан Кремлендә хезмәт ветераны, Бөек Ватан сугышы ветераны Фәйзи Галиев белән очрашты, аңа бүген 90 яшь тулды.
Фәйзи Галиев фронтка 1942 елда 17 яшьлек яшүсмер булганда китә, II дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә. 1944 елда каты яраланудан соң, өенә кайтарып җибәрелә, Әтнә райнының Түбән Шашы авылына.
Авылдашлары аны колхоз рәисе итеп сайлыйлар. Шуннан соң 49 ел дәвамында Фәйзи Галиев “Искра” колхозының алыштыргысыз рәисе була. Аның җитәкчелегендә колхоз миллионерга әверелә.
Фәйзи Галиев – ике тапкыр Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, “Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен” ордены кавалеры. ТР һәм РФнең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре. ТАССР, СССР Югары Советы депутаты була.
Очрашу барышында Минтимер Шәймиев Фәйзи Галиевне юбилее белән котлады һәм аңа күпьеллык уртак эше өчен рәхмәт белдерде. “Сез легендар кеше, республика җитәкчелегенең ышанычлы терәге булган акыллы һәм инициативалы рәисләрнең берсе булдыгыз”, - дип билгеләде ул.
Фәйзи Галиев үз чиратында аңа 90 яшь тулган көндә Татарстан җитәкчелегеннән күрсәтелгән игътибар һәм хөрмәт өчен рәхмәт белдерде.
Минтимер Шәймиев ветеранга сәламәтлек, тынычлык һәм иҗади уңышлар теләде. Фәйзи Галиев – Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, 5 китап авторы. Быел аның яңа “Безнең көннәр” (“Наши дни”) исемле китабы чыкты.
Очрашуда Әтнә муниципаль районы башлыгы Габделәхәт Хәкимов катнашты.
ТР Президенты матбугат хезмәте, Нүрсөя Шәйдуллина.
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
25
декабрь, 2024 ел
Алексей Песошин өч яңа энергетика объектларын сафка бастыруда катнашты
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин яңа энергетика объектларын файдалануга тапшыруда катнашты Бу Казан территориясендәге объектлар - «Водозабор» подстанциясе (ПС 110 кВ Водозабор), 110 кВ кабель линияләренең яңа участоклары, шулай ук Татарстанның Лаеш районындагы «Сокуры» подстанциясе (ПС 110 кВ Сокуры). Чарада шулай ук «Сетевая компания» АҖ генераль директоры Илшат Фәрдиев, республиканың энергетика комплексы вәкилләре катнашты.
24
декабрь, 2024 ел
Рөстәм Миңнеханов һәм Алексей Песошин «Ел җитәкчесе-2024" конкурсы лауреатларын бүләкләү тантанасында катнаштылар
Бүген Казанның «Корстон» сәүдә-күңел ачу комплексында «Ел җитәкчесе-2024» республика иҗтимагый конкурсы лауреатларын бүләкләү тантанасы узды. Чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм республика Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
Яңа ел төнендә Татарстанда 2,5 меңнән артык полиция хезмәткәре эшләячәк
Узып баручы 2024 елда Татарстан Яңа ел каникуллары чорында эшләтеп җибәрелгән М12 трассасының нәтиҗәсен тулы көченә сизәчәк. Бу хакта Татарстан Республикасы Туризм буенча Дәүләт комитеты Рәисе Сергей Иванов Татарстан Хөкүмәте Йортында узган брифингта хәбәр итте. Брифинг Яңа ел каникуллары чорында республика шәһәрләрендә һәм районнарында иминлекне тәэмин итү чараларына һәм бәйрәм чараларына багышланды.
23
декабрь, 2024 ел
Роман Шәйхетдинов «Теләкләр чыршысы» гамәле кысаларында дүрт баланың хыялларын тормышка ашырачак
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов «Росмолодежь. Добро» ярдәме белән «Беренчеләр хәрәкәте» оештырган «Теләкләр чыршысы" бөтенроссия гамәлендә катнашты, ул мохтаҗ гаиләләрдәге балаларга Яңа ел могҗизасын бүләк итә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз