Рөстәм Миңнеханов Чаллыда яңа балалар бакчасы ачты

2015 елның 6 июле, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Чаллы шәһәренә эш сәфәре кыла.

Сәфәренең төп максаты – Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Максим Акимов белән очрашу һәм моношәһәрләр үсешенә багышланган киңәшмәдә катнашу.

Эш сәфәре кысаларында Рөстәм Миңнеханов яңа балалар бакчасын ачу тантанасында катнашты. Аны Чаллы шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе Наил Мәһдиев озата йөрде.

Балалар бакчасы шәһәрнең яшьләр микрорайоннарының берсендә урнашкан. Бинада методика бүлмәсе, медицина блогы, туган телне өйрәнү кабинеты, музыка һәм спорт заллары, шулай ук бассейн бар.

Тантанадагы чыгышында Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы билгеләп үткәнчә, үткән ел республикада 56 яңа мәктәпкәчә балалар учреждениесе файдалануга тапшырылган, быел - 73. Бу – Татарстан тарихында абсолют рекорд, диде ул.

«Хәзер микрорайонда без яңа мәктәп төзи башлыйбыз. Икътисадый яктан кыенлыклар бар, әмма без тырышачакбыз. Безнең алда торган төп бурыч – социаль инфраструктураны үстерү: яхшы балалар бакчалары, медицина хезмәт күрсәтүе, парклар һәм скверларны төзекләндерү», - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

Наил Мәһдиев хәбәр иткәнчә, 2015 ел планнарында – 6 балалар бакчасы төзү. Соңгы елларда балалар өчен 9,5 мең яңа урын булдырылды, диде ул.

Моннан тыш, бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы «Кама балалар медицина үзәге» ДАСУ эшчәнлеге белән танышты, бинага капиталь ремонт тәмамланган гына. Объектны карауда шулай ук Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Адель Вафин һәм Чаллы шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе Наил Мәһдиев катнашты.

Ремонт «2011 – 2012 елларда сәламәтлек саклау учреждениеләрен модернизацияләү» программасы кысаларында ясалган. 4 ел эчендә перинаталь үзәк һәм балалар сырхауханәсе тулысынча яңартылган.

Рөстәм Миңнеханов бинаны карап чыкты, медицина персоналы белән сөйләште, шулай ук бәләкәй пациентларны да игътибарсыз калдырмады. Рөстәм Миңнехановка хәбәр ителгәнчә, монда республиканың якындагы 7 муниципаль районына медицина хезмәте күрсәтелә.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Чаллыда медицина учреждениеләренә ремонт киләчәктә дә дәвам итәчәк. Киләсе объект «2 нче шәһәр сырхауханәсе» ДАСУ булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International