Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Кытайның Экспорт-Импорт банкына берничә инвестиция проектын тәкъдир итте
2010 елның 28 гыйнвары, пәнҗешәмбе
Кытайның Экспорт-Импорт банкы (The Export-Import Bank of China) Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнехановның Давоста әлеге банк җитәкчелегенә бүген тәкъдир иткән берничә инвестиция проекты белән кызыксынып китәргә мөмкин.
Исегезгә төшерәбез: эш сәфәре белән хәзерге вакытта Давоста (Швейцария) булып, бүген иртән Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Кытайның Экспорт-Импорт банкы рәисе Ли Руогу әфәнде белән очрашты. Очрашу барышында сүз Татарстаннның икътисади потенциалы, кайбер тармакларының алдагы үсеше турында барды. Ли Руогу әфәнде берничә проектны алга таба өйрәнүдә кызыксынуын белдерде. Соңыннан Татарстан Хөкүмәте башлыгы “Даймлер АГ” (Daimler AG) концернының директорлар советы әгъзасы, Daimler Trucks юнәлеше җитәкчесе Андреас Реншлер белән очрашу үткәрде. Сөйләшүләрдә “КамАЗ” ААҖ генераль директоры Сергей Когогин катнашты. Сүз Россиянең зур йөк ташу машиналары җитештерүченең “Даймлер АГ” концерны белән алга таба хезмәттәшлек итүе турында барды.
Тышкы икътисади эшчәнлек буенча Татарстан Республикасы Премьер-министры ярдәмчесе Искәндәр Мөфлиханов хәбәр иткәнчә, бүген үк Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнехановның Barclays Capital банкы (Великобритания) топ-менеджеры белән эшлекле төшке ашы булды. Әлеге очрашуда “Татнефть” ААҖ генераль директоры Шәфәгать Тәхәветдинов катнашты. Эшлекле төшке ашта катнашучылар нефть һәм нефть химиясе проектларында мөмкин булган хезмәттәшлек итү темалары турында фикер алыштылар.
Моннан тыш, бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры “Россия” телеканалына да интервью бирде. Анда ул региональ үсеш мәсьәләләре, заманча базар шартларында региональ икътисад перспективалары турындагы сорауларга җавап бирде.
Көннең икенче яртысында Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан делегациясенең башка әгъзалары Давостагы Бөтенденья икътисади форумның пленар утырышларында (27-31 нче гыйнвар көннәрендә) катнашачаклар. Пленар утырышлар үсеп килә торган илләр үсешен күзәтүгә (The New Growth Narrative) һәм глобаль идарә итү мәсьәләләренә (Global Governance Redesigned) багышланган.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
30
декабрь, 2025 ел
Татарстан Хөкүмәте Йортында Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышы узды
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе узды. Утырышны комиссия рәисе урынбасары – Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин үткәрде. Видеоконференцэлемтә режимында узган утырышта шәһәр округлары һәм муниципаль районнар комиссияләре рәисләре һәм әгъзалары, оешмалар җитәкчеләре катнашты.
29
декабрь, 2025 ел
ТР Хөкүмәте Йортында бәйрәмнәр вакытында юл хезмәтләренең һәм торак-коммуналь өлкәнең өзлексез эшләвен тәэмин итү мәсьәләләре буенча брифинг узды
ТР Хөкүмәте Йортында Яңа ел каникуллары вакытында юл хезмәтләренең һәм торак-коммуналь өлкәнең өзлексез эшләвен тәэмин итү мәсьәләләре буенча брифинг узды.
24
декабрь, 2025 ел
Алексей Песошин «Ел җитәкчесе" конкурсында: Татарстан җаваплылыктан курыкмый торган булдыклы һәм инициативалы кешеләргә бай
«Ел җитәкчесе» республика иҗтимагый конкурсы инде Яңа ел алдыннан күркәм традициягә әверелде, без узып баручы ел казанышларын билгеләп үтәбез һәм республиканың социаль-икътисадый үсешенә иң зур өлеш керткән предприятие һәм оешмаларның иң яхшы җитәкчеләрен хөрмәтлибез. Бу хакта бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Корстон» мәдәни-күңел ачу комплексында узган конкурс лауреатларын бүләкләү тантанасында хәбәр итте. Чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Алексей Песошин «Теләкләр чыршысы» гамәле кысаларында дүрт баланың хыялларын тормышка ашырачак
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Теләкләр чыршысы» гамәлендә катнашты. Бүген җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 17 нче утырышы кысаларында Бөтенроссия хәйрия гамәленең чираттагы чарасы узды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз