Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Казанда Спортның су төрләре буенча дөнья чемпионатында катнашучыларны йөртү өчен 136 маршрут билгеләнгән
2015 елның 14 июле, сишәмбе
Казанда 2015 елгы Спортның су төрләре буенча дөнья чемпионатында катнашучыларны йөртү өчен 136 маршрут билгеләнгән. Бу хакта бүген Казанда 2015 елгы Спортның су төрләре буенча дөнья чемпионаты вакытында транспорт белән тәэмин итү мәсьәләләренә багышланган брифингта “Спорт проектлары башкарма дирекциясе” коммерцияле булмаган автоном оешма генераль директоры урынбасары Азат Галиәхмәтов хәбәр итте. Брифинг ТР Хөкүмәте йортында республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында узды.
Азат Галиәхмәтов сүзләренчә, чемпионат кунаклары килү урыннарында эшләү өчен профессиональ транспорт командасы тупланган. Барлыгы 79 кеше җәлеп ителә, шул исәптән 51 кеше Мәскәү аэропортларында эшләү өчен җибәрелгән.
Транспорт хезмәте күрсәтү эше 17 июльдән 18 августка кадәр оештырылачак.
Чемпионатның беренче кунаклары "Казан" халыкара аэрпортына 17 июль көнне килеп төшә, бу АКШ һәм Канада җыелма командалары. Шул көннән калган кунаклар килә башлый. 21, 22 һәм 29 июль көннәре чемпионатта катнашучылар иң күп киләчәк көннәр булачак. Бу көннәрдә Казан көн саен 500дән артык кунаклар кабул итәчәк. 10 август - иң күп китүчеләр көне. Бу көнне Татарстан башкаласыннан 1,5 мең катнашучы китәчәк, дип өстәде Азат Галиәхмәтов.
Ул хәбәр иткәнчә, Казан буйлап клиентлар төркемен 132 туристлар автобусы һәм 45 микроавтобус йөртәчәк. Шулай ук “АвтоВАЗ” партнер-компаниясе 183 җиңел машина белән тәэмин итә. Транспорт белән йөртүнең алты системасы формалаштырылган: спортчылар, ФИНА даирәләре, ММЧ вәкилләре һәм башкалар. Кунаклар утырган транспорт чаралары хәрәкәт итәчәк 136 маршрут билгеләнгән. Күчмә состав шәһәр җәмәгать транспорты юлыннан йөрү хокукыннан файдаланачак.
Шулай ук спорт бәйрәмендә 2,5 мең волонтер катнашачак. Волонтерларга транспорт карталары бирелә, ярышларга билетлары булган тамашачылар җәмәгать транспортында бушлай йөри алачак.
Моннан тыш, оештыру комитеты тарафыннан тамашачылар өчен спорт объектларыннан (“Казан-Арена” стадионы, Спортның су төрләре сарае, Суда туплы уен аренасы) "Кәҗә бистәсе" метросына кадәр 24 июльдән башлап көн саен 22.00дән төнге сәгать 1гә кадәр өстәмә бушлай маршрутлар кертү турында карар кабул ителде.
ТР Президенты матбугат хезмәте, Булат Низамиев.
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
10
март, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия венчур форумы-2026га әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында катнашты
Бүген 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда узачак 20 нче, юбилей, Россия венчур форумына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитетының өченче утырышы булды. Чара Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков рәислегендә узды. Оештыру комитеты утырышында видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры, форумны оештыру комитеты рәистәше Алексей Песошин, ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев һәм федераль һәм төбәк ведомстволары, үсеш институтлары һәм партнерлык оешмалары вәкилләре катнашты.
Илебезнең MAX мессенджерыннан Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана
2026 елның мартына булган мәгълүматларга караганда, MAX илебез мессенджеры белән Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья Начвин хәбәр итте.
5
март, 2026 ел
Алексей Песошин «Ел хатын-кызы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты. Чара «Корстон» КСККда узды.
4
март, 2026 ел
Брифингта җир законнарындагы үзгәрешләр турында сөйләделәр: халык һәм бизнес өчен нәрсә үзгәрәчәк
2026 елның 1 мартыннан Россиядә җир законнарындагы үзгәрешләр үз көченә керде. Алар кишәрлекләр хуҗалары өчен кайбер процедураларны гадиләштерә, шул исәптән җирдән файдалану мөмкинлекләрен киңәйтә һәм кишәрлекләрнең категориясен алмаштыру кагыйдәләрен үзгәртә. Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта нинди яңалыклар барлыкка килүен сөйләделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз