Татарстан Республикасының Казахстан Республикасында Тулы вәкаләтле вәкиле итеп Рөстәм Вәлиуллов билгеләп куелды.
Указга (ПУ-653) бүген, 2015 елның 15 июлендә, Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов имза салды.
Белешмә өчен:
Рөстәм Фәйзрахман улы Вәлиуллов 1972 елның 24 октябрендә Казан шәһәрендә туган. 1994 елда Казан инженер-төзелеш институтын тәмамлаган, 1999 елда – Россия ЭЭМ юридик институтының Казан филиалын, 2006 елда – Россия ЭЭМ Идарә академиясен.
Рөстәм Вәлиуллов егерме ел буена Россия Федерациясенең Татарстан Республикасы буенча эчке эшләр органнарында төрле вазыйфалар биләгән.
2014 елдан 2015 елга кадәр Федераль миграция хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе башлыгы урынбасары булып эшләгән.