Эдуард Дияров питрәчлеләрне, кадерле кунакларны сәламләп, бу объектның түземсезлек белән көтеп алынган булуын ассызыклап узды. “Ниһаять, бу могҗиза чынга ашты. Бу балалар бакчасын ата-аналар, сабыйлар белән бик көттек”, - дип белдерде район башлыгы һәм республика Хөкүмәте ярдәмендә социаль әһәмияткә ия биналар төзүгә зур игътибар бирелүен билгеләп узды. Эдуард Дияров бакчаны төзүчеләргә, аны тиз арада сафка бастыруга өлеш керткән затларга рәхмәтен җиткерде.
Алга таба тантанада катнашучыларга, ата-аналарга, балаларга Рөстәм Миңнеханов мөрәҗәгать итте. “Балалар – һәр гаиләнең иң зур байлыгы. Республикада балалар бакчалары, мәктәпләр төзелешенә, төзекләндерүгә җитди игътибар юнәлтелә, балалар үсеше өчен башка шартлар тудырыла”, - дип белдерде Татарстан лидеры һәм өч ел эчендә республика күләмендә балалар бакчаларында 30 мең урын булдыру планы билгеләнгәнен һәм аны үтәүгә тырышлык куелуын шәрехләде.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, балалар бакчалары төзелешенә, гомумән, мәгариф тармагына шактый саллы финанс чыгымнары сарыф ителә. Әмма ул, моның киләчәктә үз-үзен аклаячагына ишарә ясап: “Балаларыбызга иң яхшысын бирергә тиешбез. Без моны аңлыйбыз, шуңа күпләп төзибез, без хәзер балалар бакчаларын төзекләндерү эшенә дә керештек. Без балаларның бакчаларда, мәктәпләрдә тормыш өчен җитди күнекмәләр алуын аңлыйбыз. Иң мөһиме – кеше капиталы, диләр. Талантлы, көндәшлеккә сәләтле балаларны үстерү ныклы база таләп итә”, - диде.
Бу уңайдан Р.Миңнеханов әйтүенчә, быел Татарстан буенча 75 яңа балалар бакчасы төзеләчәк. “Әлбәттә, бу бик әһәмиятле эш. Әти-әниләр, әби-бабайлар балаларының, оныкларының шундый матур, якты бакчага йөрүенә сөенер дип уйлыйм. Гаиләләрдә балалар күбрәк тууын телибез. Аларның игелеген күрергә насыйп булсын!” – дигән җылы теләкләрен юллады ул. Татарстан лидеры балалар бакчасы мөдире Рәшидә Сәхәбиевага бакчага кирәк-яраклар алу өчен 100 мең сумга сертификат тапшырды.
Объектны төзегән "Строитель плюс К" оешмасы директоры Ленар Григорьев бакча мөдиренә символик ачкыч тапшырды, һәм шәрәфле кунаклар балалар бакчасына үтеп, спорт, музыка заллары белән танышып чыкты, нәниләр чыгышын яратып тамаша кылды.
Белешмә өчен. Район буенча балалар бакчаларына чират агымдагы елның 1 нче июленә 193 кеше тәшкил итә. 1,5 яшь ярымга кадәр - 339 сбый, 1,5 яшьтә алып 3 яшькә кадәр - 495 һәм 3 яшьтән 7 яшькә кадәр - 79 бала.