Бүген «Алабуга» махсус икътисадый зонасы территориясендә 500 кВлы Щелоков подстанциясен ачу тантанасы узды. Анда РФ Энергетика министры Александр Новак, Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич, Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, Алабуга муниципаль районы башлыгы Геннадий Емельянов, «Сетевая компания» ААҖ генераль директоры Илшат Фәрдиев катнашты.
«Бу югары технологияле объект, аннан башка Кама сәнәгать төенен күз алдына да китерү мөмкин түгел: бу Түбән Кама да, «Алабуга» МИЗ да, Чаллы да, һәм, билгеле инде, Менделеевск та. Шунысы күркәм: объектны безнең белгечләр төзеде. Объект бик җитди, ул республикада сәнәгать продукциясе күләмнәрен өч мәртәбә арттырачак, хәзер 700 млрд. сум булса, киләчәктә 2 трлн. сум булачак»,- дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.
500 кВлы Щелоков подстанциясен эшләтеп җибәрү нәтиҗәсендә «Алабуга» МИЗ резидент-компанияләре өстәмә рәвештә беренче категорияле 250 МВт электр энергиясе белән тәэмин ителәчәк.
«Мондый дәрәҗәдәге подстанцияләр Россиядә бик аз, бу объектны ачу икътисад, сәнәгать һәм регион үсешен күрсәтә», - диде чыгышында РФ Энергетика министры.
Бүген РФ Энергетика министры Александр Новак, Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич, Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов һәм башка рәсми затлар подстанция территориясендә Юрий Щелоков истәлегенә куелган ташка чәчәкләр салдылар.