Рөстәм Миңнеханов Красноярск крае губернаторы Виктор Толоконский белән очрашты

2015 елның 19 июле, якшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Красноярск крае губернаторы Виктор Толоконский белән очрашты

Очрашу Рөстәм Миңнехановның Красноярскка эш сәфәре кысаларында узды.

Яклар очрашу барышында социаль-икътисадый һәм  мәдәни өлкәләрдәге киләчәк хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Виктор Толоконский Рөстәм Миңнехановка Красноярсктагы федераль Сабантуйга әзерлек буенча керткән шәхси өлеше өчен рәхмәт белдерде. «Әгәр Сезнең шәхси патронаж һәм аерым игътибар булмаса, бездә мондый күркәм бәйрәм дә булмас иде, - диде ул. – Сезнең шәхси катнашуыгыз бәйрәмгә шундый мәртәбә өстәде».

Виктор Толоконский билгеләп үткәнчә, Татарстан Республикасының һәм  Красноярск краеның уртак бурычы - регионнарның бай потенциалын кулланып, Россияне ныгыту. «Бүген безнең регионнарның төрле өлкәләрдә багланышларны ныгыту һәм үстерү өчен мөмкинлекләре аеруча зур. Россиянең һәр регионы өчен Татарстанның сәнәгать җитештерүе үсеше,  инновацион икътисад уңышлары, фән һәм мәгарифне камилләштерү, махсус социаль шартлар тудыру һәм территорияне сыйфатлы төзекләндерү мисалы үрнәк күрсәткеч булып тора. Сезнең республикадан өйрәнәсе нәрсәләр күп», - диде Виктор Толоконский.

Рөстәм Миңнеханов үз чиратында билгеләп үткәнчә, Татарстанга шулай ук   Красноярск краеның үсеш тәҗрибәсе кызыклы. Аныңча, Красноярск крае - Россиядә территориясе зурлыгы буенча икенче урында, анда табигать һәм кеше потенциалы бик зур. «Мин җитәкчелекнең монда яшәүче барлык халыкларга, диннәр вәкилләренә күркәм мөнәсәбәтен күрәм. Бигрәк тә  татарларга мөнәсәбәт сөендерә, алар Красноярск крае тормышында актив катнашалар», - диде Рөстәм Миңнеханов.

«Бүген Красноярск крае икътисадый потенциалны үстерү, инвестицияләр җәлеп итүчәнлекне арттыру буенча үз алдына амбициоз бурычлар куя, - диде Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы. - Безнең регионнарның потенциалы бик зур, һәм горизонталь элемтәләрне дә ныгытырга кирәк. Көчле регионнар - көчле Россия, һәм без җитәкчеләр регионнарыбыз арасындагы хезмәттәшлек дәүләтебез үсешендә нәтиҗә бирсен өчен бөтен көчебезне куярга тиеш».

Виктор Толоконскийга кунакчыллыклары өчен рәхмәт белдереп, Рөстәм Миңнеханов аны Татарстан Республикасына тәҗрибә алмашу өчен чакырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International