Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Бурятиядә «Байкал урман компаниясе» ААҖ Ильинка агач эшкәртү комбинатында булды. Аны регион башлыгы Вячеслав Наговицин озата йөрде. Татарстан делегациясе составында Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Рашат Фәттахов, ТР Президентының Тышкы багланышлар департаменты директоры урынбасары Марат Гатин һәм башкалар бар.
«Байкал урман компаниясе» ААҖ - Бурятиядә югары сыйфатлы агач продукциясе җитештерүче һәм экспортлаучы иң эре компания.
Ильинка агач эшкәртү комбинатын модернизацияләү проектын гамәлгә ашыру кысаларында урман кисү һәм агач эшкәртү җитештерүе шактыйй яхшыртылган, алдынгы җайланмалар сатып алынган. Заводның проект куәте елына 175 мең м3 агач материалы һәм 100 мең м3 йомычка.
Рөстәм Миңнеханов агач эшкәртү автоматлаштырылган линиясен, урман кисү цехын һәм сортларга аеру линиясен карап чыкты. Әзер товар сату базары турындагы сорауга җавап биреп, компания җитәкчелеге хәбәр иткәнчә, модернизацияләгәннән соң чит ил кулланучылары таләпләренә туры килерлек продукция җитештерү мөмкинлеге килеп туган: төрле дымлылыктагы агач материаллары, идән такталары, плинтуслар, җиһазлар өчен щитлар, евротәрәзәләр, ишекләр, баскыч элементлары һәм башкалар. Продукциянең күп өлешен Кытайга, Япониягә, Якын Көнчыгышка, Төньяк Африкага һәм Европага җибәрергә ниятлиләр.
Шулай ук Рөстәм Миңнехановка калдыксыз производствоны үстерү планнары турында сөйләделәр, бу, аерым алганда, модернизацияләүнең икенче этабын гамәлгә ашыру. Әлеге проект кыслаларында киптерү камералары һәм пеллет җитештерү заводы төзү каралган.