Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Казанда 2015 елгы Спортның су төрләре буенча дөнья чемпионатына 190 илдән 2651 спортчы киләчәк
2015 елның 20 июле, дүшәмбе
Казанда 2015 елгы Спортның су төрләре буенча ДЧна 190 илдән 2651 спортчы киләчәк. Бу хакта бүгенТатарстан Премьер-министры Илдар Халиков Казанда Спортның су төрләре буенча 16 нчы Дөнья чемпионатына һәм “Мастерс” категориясендә Дөнья чемпионатына әзерлек һәм бу чараларны уздыру буенча оештыру комитеты утырышында хәбәр итте.
Спорт ярышларына, чемпионатны ачылу һәм ябылу тантаналарына, “Пилигрим” шоусына барлыгы 450 мең билет сатуга куелган иде. Бүгенге көндә 160 меңнән артык билет сатылган.
Кассалар Казан метрополитенында, “Корстон” комплексында, "Казан" агросәнәгать паркында, Россия почтасы бүлекләрендә, “Таттелеком” бүлекләрендә, “Казан-Арена” стадионында бар. Моннан тыщ, билетларны www.ticketkazan2015.com, www.kazan2015.com сайтларында сатып алырга мөмкин.
Утырышта хәбәр ителгәнчә, чемпионатта катнашу өчен Казанга Россиянең 20 төбәгеннән, шулай ук дөньяның 10 иленнән 516 волонтер килгән.
Бөтен дөнья буенча телевизион тамашачылар 4,5 млрд. тәшкил итәчәк дип көтелә. Чемпионатның ачылыш һәм ябылу тантаналары гына түгел, ә бәлки ярышлар да трансляцияләнәчәк.
Чемпионатның төп чаралары булган спорт вакыйгалары: 18 июль – рәсми булмаган күнегүләр башлана, 19 июль- суга сикерү буенча рәсми күнегүләр башлана, 20 июль – синхрон йөзү һәм ачык суда йөзү буенча рәсми күнегүләр, 23 июль – суда туплы уен буенча рәсми күнегүләр, 24 июль – 2015 елгы спортның су төрләре буенча чемпионатның башлануы, 28 июль – йөзү буенча рәсми күнегүләр, 31 июль – хай-дайвинг буенча рәсми күнегүләр.
“Мастерс” категориясендәге спортның су төрләре буенча дөнья чемпионатына 5 августтан 16 августка кадәр 74 илдән 2790 спортчы киләчәк.
ТР Президенты матбугат хезмәте, Елена Бритвина.
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
10
март, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия венчур форумы-2026га әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында катнашты
Бүген 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда узачак 20 нче, юбилей, Россия венчур форумына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитетының өченче утырышы булды. Чара Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков рәислегендә узды. Оештыру комитеты утырышында видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры, форумны оештыру комитеты рәистәше Алексей Песошин, ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев һәм федераль һәм төбәк ведомстволары, үсеш институтлары һәм партнерлык оешмалары вәкилләре катнашты.
Илебезнең MAX мессенджерыннан Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана
2026 елның мартына булган мәгълүматларга караганда, MAX илебез мессенджеры белән Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья Начвин хәбәр итте.
5
март, 2026 ел
Алексей Песошин «Ел хатын-кызы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты. Чара «Корстон» КСККда узды.
4
март, 2026 ел
Брифингта җир законнарындагы үзгәрешләр турында сөйләделәр: халык һәм бизнес өчен нәрсә үзгәрәчәк
2026 елның 1 мартыннан Россиядә җир законнарындагы үзгәрешләр үз көченә керде. Алар кишәрлекләр хуҗалары өчен кайбер процедураларны гадиләштерә, шул исәптән җирдән файдалану мөмкинлекләрен киңәйтә һәм кишәрлекләрнең категориясен алмаштыру кагыйдәләрен үзгәртә. Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта нинди яңалыклар барлыкка килүен сөйләделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз