Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Илдар Халиков: Казанда Спортның су төрләре буенча дөнья чемпионатын уздыру өчен FINA таләпләре тулысынча үтәлгән
2015 елның 20 июле, дүшәмбе
Казан Спортның су төрләре буенча Дөнья чемпионатын уздыруга тулысынча әзер, бары тик спорт командаларына һәм тамашачыларга уңайлылык тудыруга бәйле эшләрне генә шомартып бетерәсе бар. Бу хакта бүген журналистларга ТР Министрлар Кабинетында узган матбугат конференциясендә Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков хәбәр итте.
“ФИНАның Казанга мөнәсәбәттә таләпләре, проект эшләре тарафыннан планлаштырылган барлык эшләр тулы күләмдә башкарылган. Ахыргача бетмәгән эшләргә килгәндә, аларның 90 проценты – спортчыларга, делегация әгъзаларына һәм тамашачыларга уңайлылык дәрәҗәсен арттыруга нисбәтле”, - дип белдерде Хөкүмәт җитәкчесе.
Илдар Халиков бу чемпионатның спортчылар һәм катнаша торган илләр саны буенча ярышлар тарихында рекордка тиң булуын ассызыклады. Ул бүгенге көндә FINA аккредитация базасында дөньяның 190 иленнән 2923 спортчы һәм 1490 рәсми зат теркәлгәнен билгеләп үтте. 24 нче июльдән 9 нчы августка кадәр 75 комплект медаль уйнатылачак. Ярышларда 198 судья хөкемдарлык итәчәк, аларның 117се – халыкара судья, 81е – илкүләм судья. Чагыштыру өчен мәгълүмат: Барселонада 2013 нче елда узган чемпионатта 177 илдән 2195 спортчы катнашкан, алар 68 комплект медаль өчен көч сынашкан.
Чемпионат чараларына килгәндә, ачык суда йөзү буенча ярышлар 25 нче июльдән 1 нче августка кадәр, синхронлы йөзү буенча ярышлар 25 нче июльдән 1 нче августка кадәр, суга сикерү буенча ярышлар 24 нче июльдән 2 нче августка кадәр, су тубы буенча ярышлар 26 нчы июльдән 8 нче августка кадәр, хай-да йвинг 3-8 август көннәрендә, йөзү буенча ярышлар 2-9 августта узачак. Чемпионат барышында 4 ярыш объекты – Kazan-Arena (йөзү һәм синхронлы йөзү), Спортның су төрләре сарае (суга сикерү), Су тубы өчен арена һәм Казан Кремле янында Казансу елгасы яры (хай-дайвинг, ачык суда йөзү) җәлеп ителәчәк.
Спортчыларның күнегүләре “Буревестник”, “Олимп”, “Оргсинтез”, “Акчарлак” бассейннарында узачак.
“Татар-информ” МА
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
10
март, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия венчур форумы-2026га әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында катнашты
Бүген 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда узачак 20 нче, юбилей, Россия венчур форумына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитетының өченче утырышы булды. Чара Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков рәислегендә узды. Оештыру комитеты утырышында видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры, форумны оештыру комитеты рәистәше Алексей Песошин, ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев һәм федераль һәм төбәк ведомстволары, үсеш институтлары һәм партнерлык оешмалары вәкилләре катнашты.
Илебезнең MAX мессенджерыннан Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана
2026 елның мартына булган мәгълүматларга караганда, MAX илебез мессенджеры белән Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья Начвин хәбәр итте.
5
март, 2026 ел
Алексей Песошин «Ел хатын-кызы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты. Чара «Корстон» КСККда узды.
4
март, 2026 ел
Брифингта җир законнарындагы үзгәрешләр турында сөйләделәр: халык һәм бизнес өчен нәрсә үзгәрәчәк
2026 елның 1 мартыннан Россиядә җир законнарындагы үзгәрешләр үз көченә керде. Алар кишәрлекләр хуҗалары өчен кайбер процедураларны гадиләштерә, шул исәптән җирдән файдалану мөмкинлекләрен киңәйтә һәм кишәрлекләрнең категориясен алмаштыру кагыйдәләрен үзгәртә. Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта нинди яңалыклар барлыкка килүен сөйләделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз