Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Милли олимпия комитетлары ассоциациясе президенты шәех Әхмәд Әл-Фәхәд Әл Сабах белән очрашты. Очрашу Казан Кремлендә үтте.
Кунакны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, очрашу Казандагы Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионаты башланыр алдыннан уздырыла. Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы сүзләренчә, андый зур чаралар Татарстанның дөнья илләре алдында абруен күтәрә һәм инфраструктура үсешенә ярдәм итә. Ул шәехкә бүгенге көндә Татарстанда гамәлгә ашырыла торган проектлар турында хәбәр итте: изге урыннарны торгызу – борынгы Болгарны һәм Свияжск утрау-шәһәрен.
Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов шәех Әхмәд Әл-Фәхәд Әл Сабахка Татарстанга игътибары һәм яхшы мөнәсәбәте өчен рәхмәт белдерде. Бүген Россия мөселман илләре белән хезмәттәшлекне ныгыту өлкәсендә зур эш алып бара, диде Рөстәм Миңнеханов. Ул искәрткәнчә, РФ Президенты йөкләмәсе буенча ул “Россия – ислам дөньясы” стратегик күзаллау төркемен җитәкләде. Рөстәм Миңнеханов шәех визиты элемтәләрне ныгытуга ярдәм итүенә ышануын белдерде.
Әхмәд Әл-Фәхәд Әл Сабах, үз чиратында, Татарстан белән мөнәсәбәтләрне югары бәяләде. Ул белдергәнчә, спорт тормышның күп өлкәсендә зур роль уйный. Шәех ассызыклаганча, Казан – массакүләм спортны үстерү күзлегеннән эре шәһәр. “Сез ни өчендер көрәшсәгез, эшне җиренә җиткерәсез. Сез яулаган казанышлар югары стандартлар куя. Һәм башкалар аларга туры килергә тырыша”, - диде ул.
Шулай ук кунак Казандагы 2015 елгы Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатын уздыруга һәрьяклап ярдәм итәргә әзер булуын ассызыклады.
Очрашуда шулай ук ТР Премьер-министры урынбасары Васил Шәехразыев, ТР Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов һәм ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов катнаштылар.