Бүген Казанда Су спорт төрләре буенча XVI дөнья чемпионатына багышланган FINA Генераль Конгрессының чираттан тыш утырышы узды. Чара “Корстон” кунакханә комлпексында үткәрелде. Анда FINA президенты Хулио Маглионе, Россия спорт министры Виталий Мутко, Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, Бөтенроссия йөзү федерациясе президенты Владимир Сальников һәм башкалар катнашты.
Россия Федерациясе Хөкүмәте исеменнән сәламләү сүзе белән РФ спорт министры Виталий Мутко чыгыш ясады. Ул, аерым алганда, билгеләгәнчә, бүген илдә су спорт төрләрен алга таба да үстерү өчен күп эш башкарыла. Соңгы биш елда 300 бассейн һәм су үзәкләре төзелде.
Россия – ачык спорт мәмләкәте, диде Виталий Мутко, бездә дистәләгән эре спорт чаралары уза. Казанны алсак, биредә 2013 елгы Универсиаданы уздырудан соң һәм аның мирасы халыкара дәрәҗәдә ярышлар уздырырга мөмкинлек бирә, дип билгеләде ул.
Без спортның кешеләрне берләштерүен, чикләр киңәюен, спортчыларга уңайлы шартлар булдырылуын телибез, диде Виталий Мутко.
Ул FINAга спортны үстерүләре һәм илләр халыклары арасында аны популярлаштырулары өчен рәхмәт белдерде. 2015 елгы су спорт төрләре буенча дөнья чемпионаты спортчыларына уңышлар теләде, ә калганнарына су спорт төрләре буенча ярышларны тамаша кылуларын теләде.
Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, үз чиратында, искәрткәнчә, иртәгә 2015 елның 24 июлендә без барыбыз да Казандагы су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатын күрәчәкбез. Әлеге ярышлар Россия территориясендә беренче мәртәбә үткәреләчәк, диде ул, һәм “Мастерс” категориясендәге ярышлар белән бер вакытта диярлек уздырылачаклар.
Безне барыбызны да милләтләребезнең чәчәк атуы хакына су спорт төрләрен үстерү идеясе берләштерә, диде Рөстәм Миңнеханов, FINA Генераль Конгрессы утырышында катнашучыларга мөрәҗәгать итеп.
Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, Казандагы су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатын үткәрү өчен бөтен кирәкле инфраструктура әзер. Гомумән, Татарстан Республикасында 160 якын бассейн бар, спорт мәктәпләрендә судагы поло, суга сикерү, синхрон йөзү кебек дисциплиналар буенча 6 мең бала шөгыльләнә.
Казандагы су спорт төрләре буенча дөнья чемпионаты спортчылары һәм катнашучылары өчен күңелле мәдәни программа әзерләнде, дип хәбәр итте Рөстәм Миңнеханов, аның төп мәйданчыгы FINA паркы булачак. Чемпионатта катнашучыларга кирәкле ярдәм һәм кунакчыллыкны волонтерлар күрсәтәчәк.
Ышанам ки, Казандагы су спорт төрләре буенча дөнья чемпионаты якты истә калырлык вакыйга булачак, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов, дустанә мөнәсәбәтләрне ныгытуга һәм гомумән халыкара вәзгыять ныгуына ярдәм итәчәк.
Утырышта шулай ук FINA президенты Хулио Маглионе һәм FINA башка вәкилләре чыгыш ясады.