Рөстәм Миңнехановка «Иннокам» территориаль-аерымланган инновацион-җитештерү үзәге концепциясен тәкъдир иттеләр

2015 елның 24 июле, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнехановка «Иннокам» территориаль-аерымланган инновацион-җитештерү үзәге концепциясен тәкъдир иттеләр
Тәкъдир итү Татарстан  Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, анда РФ Президенты каршындагы Россия Халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте  академиясе (РАНХиГС) ректоры Владимир Мау катнашты

Рөстәм Миңнеханов проектны тәкъдир итү барышында билгеләп үткәнчә, бүген Кама сәнәгать  зонасы регион икътисадының төп ноктасы булып тора. Ул искәрткәнчә, Кама агломерациясенә  Алабуга, Зәй, Менделеевск, Түбән Кама һәм Тукай муниципаль районнары һәм Чаллы шәһәр округы территорияләре керә. Бу территориягә республика халкының  1 миллионнан артыграгы, республика ҖРПның дүрттән бере туры килә, шулардан Россиядә җитештерелүче 42% синтетик каучук һәм 54% полимер, шулай ук Россия йөк автомобильләрен һәм шиналар җитештерү.

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, «Иннокам» үзәге концепциясен әзерләүне федераль Хөкүмәт хуплады, концепцияне эшләү планы расланды

Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы хәбәр иткәнчә, концепцияне эшләүче - РФ Президенты каршындагы Россия Халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте  академиясе (РАНХиГС).
Аннары «Иннокам» территориаль-аерымланган инновацион-җитештерү үзәге концепциясен тәкъдир иттеләр.

Концепциянең максаты - Россиядә иң яхшы инновацион-җитештерү үзәге булдыру, югары технологияле кластерларны үстерү - үсешнең перспектив моделен эшләү, ул сәнәгать һәм технологик потенциалны халыкның тормыш дәрҗәсен арттыруга нәтиҗәле туплауга юнәлә

Кама агломерациясе чикләрендә Россиядә алдынгы инновацион-җитештерү үзәге булдыру көтелә, аның кысаларында сәнәгать үсешнең перспектив моделе эшләнәчәк һәм Россиянең башка регионнарына да таралачак.    

Проект кысаларында инфраструктура проектларына (транспорт, энергетика юнәлеше үсешенә), система барлыкка китерүче тармакларны модернизацияләүгә, белем бирүгә һәм квалификацияле кадрлар әзерләүгә (югары уку йортлары булдыруга), тормыш сыйфатын яхшыртуга аерым игътибар бирү күз алдында тотыла



ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International