Владимир Путин Казанда Россия җыелма командасы вәкилләре белән очрашты

2015 елның 24 июле, җомга

Бүген Россия Президенты Владимир Путин Казанга эш визиты кысаларында «Казан Арена» стадионында булды, анда ул Россия җыелма командасы вәкилләре белән очрашты. Дәүләт башлыгы спортчыларга уңышлар теләде һәм спорт корылмасы дәрәҗәсен югары бәяләде. «Татарстан Президенты белән күптән түгел генә әлеге стадион төзелешенә беренче ташны салган гына идек кебек. Ә ул инде Универсиада объекты һәм футбол стадионы буларак кулланылды. Хәзер инде аны чемпионатка әзерләделәр. Бик шәп», - дип ассызыклады Владимир Путин.

Җыелма команда вәкилләре РФ Президентына чит ил спортчыларының исләре киткәне турында сөйләде. «Алар алга таба да шул хәлдә калсалар яхшы булыр иде, ә без ул арада җиңер идек», - дип шаярды Владимир Путин.

Шулай ук ватерполочылар дәүләт башлыгының судагы поло белән шөгыльләнергә теләге юк микән дип кызыксындылар. Владимир Путин җавап биргәнчә, бу мөмкин хәл.

«Судагы поло? Батмасаң ярый. Әгәр дә сез миңа ярдәм итсәгез, тырышып карар идем. Сезнең спорт төре бик матур, көчле, атлетик. Чыннан да матур. Мин үз заманында, әйтик, волейбол уенын аңламый идем. Ә аннан егетләрнең волейбол уйнаганын күрдем дә, хәйран калдым», - диде Владимир Путин.

Шуннан РФ Президенты «Татнефть Аренага» юнәлде, анда Чемпионатның ачылу тантанасы үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International