Рөстәм Миңнеханов "Татнефть" ҖАҖнең Директорлар советының чираттагы утырышын үткәрде

2015 елның 28 июле, сишәмбе

Бүген Казанда Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов рәислегендә "Татнефть" ҖАҖ директорлар советының чираттагы утырышы булды. 

Утырышта 2015 елның беренче ярты еллыгында компания бюджетының үтәлеше нәтиҗәләре каралды һәм агымдагы елның август аена бюджеты расланды.

Директорлар советы 2000-2015 еллар чорында экология программасын гамәлгә ашыру нәтиҗәләре турында фикер алышты. Нефтьчеләр хисап вакытына табигатьне саклау чараларына 62 млрд сумнан артык акча сарыф иткәннәр. Программаның аеруча нәтиҗәле юнәлешләре билгеләнгән: транспорт чараларын газ ягулыгына күчерү, җиңел фракцияләрне тоту җайланмаларын үзләштерү, нефть шламнарын утильләштерү һәм башкалар.

"Татнефть" ҖАҖ иярчен нефть газын рациональ файдалану мәсьәләләренә аеруча игътибар итә. Планлаштырган чараларны тормышка ашыру иярчен нефть газын нәтиҗәле файдалану күрсәткечен компания буенча тулаем 95 проценттан ким булмаган дәрәҗәдә сакларга мөмкинлек бирә. Алга таба иярчен нефть газын файдалану күрсәткечке 98 процентка кадәр җиткерү ниятләнә.

Хәзерге вакытта 2016-2020  елларга исәпләнгән дүртенче экологик программа эшләнә. Әйләнә-тирә мохиткә техноген тәэсирләрне киметү һәм табигый ресурслардан рациональ файдалану аның төп максталары булачак. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International