Олег Мельниченко Евразия җирле хакимиятләре конгрессында катнашучыларга Россия Президентының ИФОдагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич сәламләвен укыды

2015 елның 31 июле, җомга

Бүген Казанда «Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимиятләр» (БШҖХ) бөтендөнья оешмасының Евразия региональ бүлекчәсе конгрессы эшен башлап җибәрде. 

Чара Казан Ратушасында узды, анда  Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Олег Мельниченко, Европа Советы Җирле һәм төбәк хакимиятләре конгрессының Актуаль мәсьәләләр комитеты рәисе, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Мәскәү шәһәр Думасы Рәисе Алексей Шапошников, БШҖХның 7 төбәк бүлекләренең генераль секретарьлары, РФ Дәүләт Федераль җыелышы депутатлары, Төркия Республикасы һәм Иран Ислам Республикасы консуллары катнашты. 

Олег Мельниченко Конгресста катнашучыларга РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич исеменнән сәламләү сүзен укыды.   
«Европа белән Азия арасында бәйләүче дәүләт ролен үтәче Россия Көнбатыш белән Көнчыгышның мәрхәмәтле һәм конструктив икътисадый, мәдәни, иҗтимагый багланышларын бер үк дәрәҗәдә ихтирам итүче, һәр дәүләтнең кешеләр тормышын яхшыртуга, тынычлыкны һәм халыклар арасындагы татулыкны саклап калуга юнәлгән адымын бәяли белүче ил булып кала. Идел буе федераль округында чит илләр партнерлары белән региональара хезмәттәшлекнең ил икътисадында нинди роль уйнавын һәм яшьләр сәясәтендә, мәгариф һәм мәдәни алмашулар  өлкәсендә шәхси элемтәләрнең никадәр мөһим булуын беләләр. Идел буе регионнарының Янцзы елгасының югары, урта агымнарындагы Кытай провинцияләре белән партнерлыгы  – шуңа ачык мисал. Ышанам ки, бу зур максатларга ирешүдә Евразия Җирле хакимиятләре конгрессы карарлары яңа адым булачак, аның темасы хәзерге заман шартларында аеруча актуаль. Сезнең эшегез һәм Бөтендөнья оешмасының тырышлыклары финанс-икътисадый өлкәдәге кризис күренешләрен җиңеп чыкканда әһәмиятле өлеш кертү булачак», – диелә РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич мөрәҗәгатендә. 
Конгрессның төп максаты, аны оештыручылар һәм анда катнашучылар фикеренчә, Евразия хезмәттәшлеген ныгыту һәм Евразия геополитик регионының бердәмлеген һәм тупланганлыгын арттыру.    
Чарада
Шәһәрләрнең халыкара активлыгы рейтингы нәтиҗәләре тәкъдир ителәчәк, аны төзү турында 2014 елның августында Актау (Казахстан) шәһәрендә узган Евразия бүлекчәсе Советының утырышында карар кабул ителгән иде. Әлеге инициативаны 2015 елның февралендә Барселонада «Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимиятләр» (БШҖХ) бөтендөнья оешмасының югары җитәкчелеге очрашуында бөтендөнья дәрәҗәсендә хупланды.   
Моннан тыш, Конгресс кысаларында БШҖХның Евразия бүлекчәсенең Генераль Ассамблеясе узачак, анда яңа срокка оешманың президенты, вице-президентлары һәм Советы сайланачак.    
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International