Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Менделеевск муниципаль районына эш сәфәре барышында ике социаль объектта булды.
Искәртеп үтик: Татарстанда яңа социаль объектлар төзелеше һәм реконструкциясе республика президент программасы кысаларында бюджет акчасына алып барыла. Илдә икътисадый вәзгыять катлаулы булуга карамастан, Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча республикада гамәлдәге барлык 30 программа да гамәлгә ашырыла. Аерым алганда, 2015 елның беренче яртыеллыгында 18 сәламәтлек саклау учреждениесе төзелгән һәм ремонтланган. Шул максатларга Татарстан бюджетыннан 2 млрд. сум чамасы акча бүлеп бирелгән.
Бүген Рөстәм Миңнеханов Менделеевск үзәк район хастаханәсен карады, анда исә капиталь ремонт төгәлләнгән. Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручыны объектта республика сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин озатып йөрде.
Рөстәм Миңнеханов, реконструкциядән соң ачылган “Химик” спорт-сәламәтләндерү комплексында да булды.
ТР лидеры Рөстәм Миңнеханов залларны һәм спорт мәйданнарын карады, спортчылар тренировкасын күзәтте һәм спорт-сәламәтләндерү комплексын ачуда катнашты.
“Кыска вакытта спорт комплексын тәртипкә китерүегез куандыра. Биредә лаеклы спортчылар булуына ышанам. Спортка битараф булмаган һәркем бирегә килеп үзе яраткан спорт төре белән шөгыльләнә ала”, - диде Рөстәм Миңнеханов.
Гомумән, Менделеевск районында уңай үзгәрешләр күп, дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов. “Үзәк район хастаханәсе тәртипкә китерелә, скверлар, парклар, шәһәр матурая. Районда уңыш та мулдан булырга охшаган. Иң мөһиме – яшьләргә, балаларга спорт белән шөгыльләнү урыны бар. Биредә иртәдән кичкә кадәр тренировкалар узар дип ышанам”, - диде Рөстәм Миңнеханов. Аннары ул спорт-сәламәтләндерү комплексының яңа заманча мәйданчыгында мини-футбол буенча матчта беренче булып туп типте.