Рөстәм Миңнеханов Әлки районында урып-җыю кампаниясенең барышын бәяләде

2015 елның 5 августы, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Әлки муниципаль районына барды, анда басуларда урып-җыю кампаниясенең барышын бәяләде. Аны ТР Премьер-министры- авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов һәм Әлки муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Александр Никошин озата йөрде. 

ТР Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы «Красный Восток Агро» ҖЧҖ - «Үзәк Әлки» ҖЧҖ филиалы (Хлебодаровка, Каргалы авыллары), «Красный Восток Агро» ААҖ - «Көнчыгыш Әлки» ҖЧҖ филиалы (Яңа Ургагар авылы), «Красный Восток Агро» ААҖ - «Үзәк Әлки» ҖЧҖ филиалы (Ташбилге), «Хузангай» ҖЧҖ (Иске Хурада, Татар Борнае, Югары Колчура, Түбән Колчура авыллары) басулары өстеннән очып узды.

Әлки районында урып-җыю кампаниясе үзенең уртасына якынлаша. 2015 елның 5 августындагы оператив күрсәткечләргә караганда, 19 мең га мәйдан җыелган, бу барлык мәйданнарның 42%ын тәшкил итә (гомуми мәйдан - 45,5 мең га). 

Басулардагы хәлләр турында Рөстәм Миңнеханов җентекләп Түбән Колчура авылы  янәшәсендәге басуда игенчеләр белән очрашу барышында сөйләде. Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы хуҗалык җитәкчеләреннән ягулык-майлау материаллары белән тәэмин ителеш һәм техник төзеклеге турында сорады. Ул билгеләп үткәнчә, җәй коры килүгә карамастан, урып-җыюны вакытында тәмамларга кирәк, югалтулар бик аз булырга тиеш.   

Әлки муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Александр Никошин хәбәр иткәнчә, бүгенгә 41,3 мең тонна иген суктырылган. Уңыш - 21,7 ц/га. Басуларда 90 комбайн эшли, диде ул, тәүлегенә 1,5 мең гектар эшкәртелә.   

Игенчеләр белән әңгәмә барышында Рөстәм Миңнеханов авылда махсуслаштырылган кибетләр челтәре ачу фикерен уңай бәяләде. «Авылда җирле җитештерүчеләр товарларын сатучы кибетләр азык-төлек иминлеге гарантиясе. Аннары бу керемнәр дә. Хәзер бит бик күп кеше ризыкны эре сәүдә челтәрләрендә түгел, җитештерүчеләрнең үзләреннән ала», - диде ул.

Шулай ук Рөстәм Миңнеханов район җитәкчелеге белән якындагы ТР Президенты һәм муниципаль органнар депутатларына әзерлек барышы турында сөйләште.  

Шуннан соң Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Түбән  Колчура авылына китте, анда 100 урынлык яңа авыл мәдәният йорты ачылды. Ул тантанада бидгеләп үткәнчә, бу - һәр торак пункты өчен мөһим вакыйга. Мәдәният йорты, кибет, яхшы юллар һәм эш урыннары булу яшьләрне авылда калдыра, диде ул.   

«Бу барлык вазыйфаларны башкарырлык бик әйбәт. Монда мәдәни чаралар уздырырга, китапханәләр һәм ФАП ачарга була», - диде Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы

Ул ассызыклаганча, Татарстанда бүген 30 республика программасы эшләп килә, аларның күбесе авыл җирен үстерүгә багышлана: яңа юллар салу, суүткәргечләр уздыру, мәдәният объектлары, сәламәтлек саклау учреждениеләре һәм башкалар төзү

Аннары Рөстәм Миңнеханов яңа урыннарны карап чыкты, клуб хезмәткәрләре һәм авыл халкы белән сөйләште

Шуннан соң ул Сихтермә-Хузангай авылында районара күз хирургиясе үзәген ачуда катнашты.  Объект дәүләт хосусый партнерлык нигезендә төзелгән һәм аның максаты республиканың Кама аръягы районнары кешеләренә сыйфатлы медицина хезмәте күрсәтү булачак. Монда елына якынча 1-1,5 мең операция ясарга җыеналар

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International