Рөстәм Миңнехановның "ВКонтакте" социаль челтәрендә аккаунты бар

2015 елның 6 августы, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның хәзер  "ВКонтакте" социаль челтәрендә аккаунты бар. Бу хакта ул "Инстаграм"дагы битендә хәбәр итте. 

Рөстәм Миңнеханов "ВКонтакте" вәкилләре - маркетинг буенча директоры Ярослав Андреев һәм социаль челтәрнең махсус проекты буенча менеджеры Константин Сидорков белән очрашкач, әлеге социаль челтәрдә теркәлергә хәл итте. Очрашу ТР Министрлар Кабинетында узды. Анда шулай ук ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров,  ТР Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары Александр Терентьев, ТР Президенты матбугат хезмәте башлыгы Андрей Кузьмин катнашты. 

Очрашу кысаларында социаль челтәр вәкилләре билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта Татарстанның 80 проценттан артык интернет-аудиториясе "ВКонтакте"да сервисны аралашу, мәгълүмат бирү һәм алмашу өчен файдалана. Сүз, шулай ук, әлеге соцчелтәрдә төбәкләрнең рәсми битләрен булдыру турында да булды. Константин Сидорков челтәрдәге "Наша Республика" бергәлеге нигезендә Татарстан Республикасының рәсми битен ачу тәкъдиме белән чыкты. Рөстәм Миңнехангов ул идеяне хуплады һәм, замана трендларыннан читтә калмаска , "ВКонтакте"да үземнең битемне ачарга булдым, диде. Рөстәм Миңнехановның виртуаль дөньядагы әлеге битенә мондый сылтама буенча керергә була: vk.com/rnm

Искәрик, ТР Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов өчен бу социаль челтәрләрдә беренче тәҗрибәсе түгел: ике елдан артык ул "Инстаграм" фотосервисын куллана, губернатор-блогерлар арасында ул алдынгылардан санала. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International