Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов рәислегендә сыекландырылган табигый газ нигезендә газ-мотор ягулыгы инфраструктурасы мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырылды. Аның эшендә «Газпром газомоторное топливо» ААҖ идарәсе рәисе – генераль директоры Михаил Лихачев, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Премьер-министры урынбасары - ТР Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гаффаров, Татарстан министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре, районнар башлыклары һәм башкалар катнашты.
Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, Татарстан 2013 елдан башлап «Газпром» ААҖ белән бергә системалы рәвештә һәм озак вакытка нигезләнгән газ-мотор ягулыгы базарын үстерү белән шөгыльләнә. Казанда ачылган «Газпром» комапниясе филиалы - «Газпром газомоторное топливо» ҖЧҖ үз эшчәнлеген уңышлы алып бара, диде ул. Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, быел өч яңа АГНКС (Түбән Кама, Зеленодольск һәм Бөгелмә) файдалануга тапшыру планлаштырыла. Шулай ук Чаллыдагы станцияне реконструкцияләү тәмамаланып килә. Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы хәбәр иткәнчә, республикада эшләп килүче 10 АГНКС челтәре бөтен Татарстан территориясе буенча газ-мотор техникасының тулы маршрутларын оештырырга ярдәм итә.
Очрашу кысаларында «Газпром газомоторное топливо» компаниясе Татарстанда сыекландырылган табигый газ җитештерү комплексын һәм КриоАЗС челтәрен төзү проектын тәкъдим итте.
Татарстан - Россиядә сыекландырылган табигый газ нигезендә комплекслы җитештерү-сату инфраструктурасы булдыручы беренче регион. Шуның өчен «Чистай» индустриаль паркы территориясендә шундый комплексны 2030 елга кадәр этаплап төзү планлаштырыла. Аның куәте елына 200 мең тоннага җитәчәк. Проектта шулай ук 13 КриоАЗС сату челтәре оештыру карала.
2030 елга сыекландырылган табигый газ мотор ягулыгы сыйфатында Татарстанда использовать 16 меңнән артык техника берәмлегендә файдаланылачак, башлыча автомобиль транспортында. Сыекландырылган табигый газ 197 мең тоннага кадәр кулланылачак.
Киңәшмәдә катнашучылар белдергәнчә, проектны гамәлгә ашыру транспорт предприятиеләренең икътисадый нәтиҗәлелеген арттырачак, региональ бюджетка салым керүләр күләме күбәячәк, яңа эш урыннары барлыкка киләчәк, шулай ук экологик вәзгыять яхшырачак.