Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов ТР Әлмәт муниципаль районы кырларында урып-җыю эшләре барышы белән танышты.
Аның белән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Хәйруллин кырлар өстеннән очып уздылар, аннары авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, инвесторлар белән очрашты.
ТР Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы «Токарликов исемендәге» ААҖ кырларында булды, механизаторлар, хуҗалыклар җитәкчеләре, инвесторлар һәм авыллар башлыклары белән очрашты,районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре күргәзмәсен карады. Аеруча Рөстәм Миңнеханов игътибарын 800 башлык эре мөгезле терлек фермасын робатлаштыру проектын гамәлгә ашрыу планы турындагы стенд җәлеп итте. Әлеге проект дәүләт-хосусый партнерлык кысаларында башкарылачак.
Айрат Хәйруллин Әлмәт районында урып-җыю эшләре барышы турында хәбәр итте, районда авыл хуҗалыгы тармагы үсешенең перспективалары белән таныштылрды.
Рөстәм Миңнеханов әлмәт игенчеләре эшен югары бәяләде һәм аларга уңыш җыю кампаниясен уңышлы тәмамларга теләде.
«Бүгенге көндә кызыклы юнәлешләргә игътибар итәргә кирәк, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Буш, ташландык җирләр булырга тиеш түгел. Җир эшләргә тиеш! Үз кулың белән үстергән яшелчәләр һәм җиләк-җимеш чит илнекенә караганда тәмлерәк тә, файдалырак та. Фермерлыкны үстерергә кирәк, шәхси хуҗалыклар санын арттыру зарури. Дәүләт ярдәме бар, республика программалары эшли, эре сәнәгатьчеләр, инвесторлар ягыннан да аңлау бар. Кадрлар әзерләргә, яшьләрне җәлеп итәргә кирәк, һәм әлеге мәсьәләне сездән яхшырак башкаручы булмый».
Аграрчылар үз чиратларында Рөстәм Миңнехановка авыл хуҗалыгына ярдәм итү программасын гамәлгә ашыруы өчен рәхмәт белдерделәр.
Массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре сорауларына җавап биргәндә, Рөстәм Миңнеханов урып-җыюда катнашкан һәрбер кешенең уңай хисләр белән эшләгәннәрен билгеләде.
«Бөтен җирдә эшлекле хисләр, - диде ул. - Уңышны җыю дәрәҗәсе хәзер өлгерүгә һәм кырлар әзерлегенә бәйле. Гомумән, бөтен җирдә эш яхшы оештырылган. Мин механизаторлар, авыл җитәкчеләре белән сөйләштем - барысында да эшлекле ритм, мин эшләр барышы белән канәгать. Әлбәттә, уңышның күбрәк булуын телибез, әмма корылык һәм дым җитмәү тәэсире бар. Шулай да кирәк күләмдә бөртеклеләр һәм ашлык әзерләвебездә бүген шик юк! Минемчә, илебез азык-төлекнең эре экспортеры булырга тиеш. Бездә җир күп, сәләтле кешеләр - эшкуарлар да күп. Әйтик, биредә, Әлмәт районында, эшкуарлар дөнья дәрәҗәсендә эш итә алуларын исбатлады, җиләк плантациясе булдырылган.Сүз бакчалар булдыру турында бара, без бүген монда үстереләчәк алмалар һәм грушаларны авыз иттек. Әлеге продукция сыйфаты кибетләрдә зур акчаларга сатып алына торган импорт белән бөтенләй чагыштырырлык түгел. Кешеләрнең югары сыйфатлы азык-төлек продукциясен сатып алу мөмкинлеге булу мөһим, бу, иң беренче чиратта, безнең сәламәтлек. Шуңа күрә минем фикеремчә, безнең потенциал гаять зур - импортны алыштыруда гына түгел, ә экспортка юнәлеш алу өчен дә».