Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Кайбыч муниципаль районына эш сәфәре кылды. Төп максаты - районда урып-җыю эшләре барышы белән танышу һәм Кулангин икмәк кабул итү пунктында булу.
Рөстәм Миңнехановны ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Кайбыч муниципаль районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин һәм башка рәсми затлар озата йөрде.
Рөстәм Миңнеханов кырларны күктән күзәтеп чыккач, «Казаньзернопродукт» ААҖ филиалы - "Кулангин икмәк кабул итү пункты" элеватор комплексы территориясендә район активы белән очрашты. Рөстәм Миңнеханов һәм аны озата йөрүче затлар Кайбыч җирендә үстерелгән продукция тәкъдим ителгән күргәзмәне карадылар.
Кайбыч муниципаль районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин уңышны җыеп алу кампаниясе барышы турында хәбәр итте һәм Кайбыч районы авылларының республика программалары ярдәмендә ел саен уңай якка үзгәреп торуын ассызыклады. Кайбыч – авыл хуҗалыгы районы, шуңа күрә биредә агросәнәгать комплексы икътисадның өстенлекле юнәлеше булып санала, дип билгеләп үтте ул. Бүген районда яңа балалар бакчалары төзелә, мәктәпләр һәм башка социаль объектларда капиталь ремонт үткәрелә. “Безгә күбрәк юллар төзергә кирәк, киләчәктә дә республика ярдәменә ышанабыз”, - диде Альберт Рәхмәтуллин ТР Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручыга мөрәҗәгать итеп.
Рөстәм Миңнеханов, үз чиратында, механизаторлар, авыл җирлеге җитәкчеләре белән аралашты, яңартылган икмәк кабул итү пункты эшчәнлеге белән танышты. Бүген Кайбыч районы үсеш ала һәм башка муниципаль берәмлекләр өчен яхшы үрнәк була ала, дип билгеләп үтте ул.