Бүген тәмамланып килүче Казандагы 2015 елгы Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатында җанатарлар Россиянең спортны яратуын күрсәтте. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Татарстан башкаласындагы су мундиаленең ябылу тантанасында хәбәр итте. Чара «Татнефть Арена» боз спорты сараенда узды. Анда Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев, Халыкара йөзү федерациясе (FINA) президенты Хулио Маглионе, Венгрия Премьер-министры Виктор Орбан, Россия Дәүләт Думасы Рәисе Сергей Нарышкин, Россия Спорт министры Виталий Мутко, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков һәм башкалар катнашты.
Рөстәм Миңнеханов чемпионатны уздыруда Казанга күрсәтелгән ышаныч өчен Россия Федерациясе җитәкчелегенә рәхмәт сүзләре җиткерде.
"Россия Президенты Владимир Путинга һәм Премьер-министр Дмитрий Медведевка бик зур рәхмәт. ФИНА гаиләсенә дә зур рәхмәт. Без шушы гаиләнең бер өлеше булдык, без - бергә. Берничә ел рәттән чемпионатка бергәләп әзерлек алып барган Россиянең Спорт министры, оештыру комитеты рәисе Виталий Муткога да рәхмәт", - диде ихластан Рөстәм Миңнеханов. Ул чемпионатны әзерләүгә өлеш керткән барлык затларга, федераль, республика дәрәҗәсендәге структураларга, Казан муниципалитетына рәхмәтен җиткерде.
"Җанатарлар бөтен дөньяга Россиянең спортны яратуын күрсәтте", - дип билгеләп узды Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов.