Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Илдар Халиков Австралиянең Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Пол Майлер белән очрашты
2015 елның 10 августы, дүшәмбе
Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков бүген Австралиянең Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Пол Майлер белән очрашты.
Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды.
Безнең спорт һәм мәдәният өлкәсендәге хезмәттәшлек икътисадка да күчәргә тиеш, диде Илдар Халиков, кунакларны сәламләп, Австралия һәм Татарстан Республикасы арасындагы мөнәсәбәтләрне җайлау һәм ныгытуга ярдәм итәчәк уртаклыкны табарга кирәк.
ТР Премьер-министры кыскача төбәк икътисадының төп үсеш юнәлешләре, инновацион мәйданчыклар һәм Татарстан Республикасында урнашкан махсус икътисадый зоналарның мөмкинлекләре турында сөйләде. Бүген “Алабуга” МИЗы актив үсештә, аның 42 резиденты бар, 5 меңнән артык эш урыны булдырылган. Якын арада “Алабуга” МИЗы территориясе зурайтылачак, чөнки инвесторлар ягыннан җитди ихтыяҗ бар, дип билгеләде ул. “Алабуга” МИЗы Австралия эшмәкәрләре өчен Россия базарына чыгарга яхшы мәйданчык булырга мөмкин, дип белдерде Илдар Халиков.
ТР Хөкүмәте башлыгы шулай ук “Мастер” Кама индустриаль паркы турында да сөйләде. Ул хәбәр иткәнчә, бүгенге көндә ул Европада иң зур индустриаль парк, мәйданы 640 мең кв. метр тәшкил итә.
Илдар Халиков сүзләренчә, инвесторлар өчен Казаннан 30 км ераклыктагы Иннополис инновацион шәһәре дә кызыклы булачак, анда “Иннополис” МИЗы һәм Американың Карнеги Мелон университеты (Carnegie Mellon University - CMU) белән бергә нигезләнгән ИТ-университет урнашкан.
Илдар Халиков хәбәр иткәнчә, бүген республикада мәгълүмати технологияләрне үстерүгә аерым игътибар бирелә, ул Казанда югары технологияләр өлкәсендәге технопарк - IТ-паркны карарга тәкъдим итте. Республикада документ әйләнешенең 95 проценты электрон рәвешкә күчерелгән, гомуми белем бирү мәктәпләренең 100 проценты югары тизлекле интернетка
тоташтырылган, ул шулай ук халыкка электрон рәвештә күрсәтелә торган дәүләт хезмәтләренең күләмле булуы турында сөйләде.
Үз чиратында, Австралиянең Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Пол Майлер җылы кабул итүләре өчен рәхмәт белдерде.
Алга таба ике яктан да катнашучылар хәзерге икътисадый шартларда икътисадның кайбер тармакларында хезмәттәшлекне ныгыту мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
Аерым алганда, Татарстан Премьер-министры бизнес алып бару шартлары белән җентекләп танышу өчен, республикага Австралия эшмәкәрләренең бизнес-визитын оештыруны тәкъдим итте.
ТР Президенты матбугат хезмәте, Елена Бритвина.
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
10
март, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия венчур форумы-2026га әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында катнашты
Бүген 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда узачак 20 нче, юбилей, Россия венчур форумына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитетының өченче утырышы булды. Чара Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков рәислегендә узды. Оештыру комитеты утырышында видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры, форумны оештыру комитеты рәистәше Алексей Песошин, ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев һәм федераль һәм төбәк ведомстволары, үсеш институтлары һәм партнерлык оешмалары вәкилләре катнашты.
Илебезнең MAX мессенджерыннан Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана
2026 елның мартына булган мәгълүматларга караганда, MAX илебез мессенджеры белән Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья Начвин хәбәр итте.
5
март, 2026 ел
Алексей Песошин «Ел хатын-кызы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты. Чара «Корстон» КСККда узды.
4
март, 2026 ел
Брифингта җир законнарындагы үзгәрешләр турында сөйләделәр: халык һәм бизнес өчен нәрсә үзгәрәчәк
2026 елның 1 мартыннан Россиядә җир законнарындагы үзгәрешләр үз көченә керде. Алар кишәрлекләр хуҗалары өчен кайбер процедураларны гадиләштерә, шул исәптән җирдән файдалану мөмкинлекләрен киңәйтә һәм кишәрлекләрнең категориясен алмаштыру кагыйдәләрен үзгәртә. Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта нинди яңалыклар барлыкка килүен сөйләделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз