Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Бразилиянең Сан-Паулу шәһәренә эш визиты кысаларында Ибирапуэра паркын карады, анда шәһәрнең иҗтимагый киңлекләрен төзекләндерү һәм үстерү тәҗрибәсе белән танышты.
Ибирапуэра зурлыгы буенча шәһәрнең икенче паркы санала һәм 140 гектар мәйданны били. Парк табигать элементлары һәм архитектура төзелмәләрне камил рәвештә берләштерә торган комплекс булып тора. Аерым алганда, биредә берничә музей, күргәзмә үзәге, планетарий, астрофизика мәктәбе һәм администрация бинасы бар.ТР Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы һәм Татарстан делегациясе әгъзалары паркны төзекләндерү һәм аның функцияләре белән таныштылар. Рөстәм Миңнехановка Ибирапуэра паркының шәһәрдәге иң популяр урын икәнен хәбәр иттеләр. Биредә спорт-күңел ачу хезмәтләренең тулы комплексы тәкъдим ителгән: велосипед юллары, балалар һәм спорт мәйданнары, яшел зоналар һәм җәмәгать туклану урыннары. Моннан тыш, парк шәһәрлеләрнең җәмгыяви тормыш үзәге булып тора, конференция үзәкләрендә һәм музейларда төрле күргәзмәләр һәм башка чаралар уза.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Бразилия архитекторлары һәм дизайнерларының күп кенә тәҗрибәләре Татарстанда парк һәм скверларны үстерүдә кулланылырга мөмкин.