Рөстәм Миңнеханов Түбән Камада Габдулла Тукай исемендәге уку һәм ял паркын ачуда катнашты

2015 елның 14 августы, җомга

 

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Түбән Кама муниципаль районына барды.
Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин һәм башка рәсми затлар озата баруында  Рөстәм Миңнеханов Габдулла Тукай исемендәге уку һәм ял паркын ачуда катнашты. Бүген үк шәһәрдә яңа буын китапханә ачылды.

Рөстәм Миңнеханов Түбән Кама кешеләрен бу вакыйгалар белән котлады һәм китапханә белән тематик паркны бергә урнаштыру бөтен республика өчен үрнәк булып тора, дип билгеләп үтте
«Монда иң заманча технологияләр кулланылган, без Мәскәүдән иң яхшы экспертларны чакырдык, - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. - Бу идеяләрне без республиканың башка районнарында да тормышка ашырачакбыз». Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы билгеләп үткәнчә, Түбән Камаилнең һәм республиканың иң мөһим шәһәрләреннән берсе, икътисад үсеше ноктасы. Шәһәр үзенә кирәкле игътибарны алачак, диде ул.   
Рөстәм Миңнеханов яңа паркта тормыш кайнасын, монда мәктәп укучылары да, студентлар да, өлкәннәр дә килсен дип теләде. «Монда һәркемгә дә урын бар», - диде ул.
Түбән Кама мэры, Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин искәрткәнчә, объектлар Рөстәм Миңнеханов идеясе буенча уздырылучы парклар һәм скверлар елы кысаларында ачыла. 
Түбән Камага Татарстан бюджетыннан бу проектка 64 млн. сум акча бирелгән, тагын 33 млн. сум шәһәр казнасыннан өстәлгән. 
Габдулла Тукай исемендәге уку һәм ял паркы мәйданы
– 3,2 га. Элек монда агач-куаклардан гайре нәрсә булмаган. Габдулла Тукай исемендәге уку һәм ял паркы Түбән Кама архитекторларының индивидуаль проекты буенча корылган. 
Парк “Тукай юнәлешен” үзгәртмәячәк. Үзәгендә гаҗәеп фонтан урнашкан, бөтен парк буйлап  Тукай әсәрләре персонажлары скульптуралары урнашкан. Монда шулай ук татар йорты белән ишегалды да бар
. Территориядә бушлай Wi-Fi эшли, җәяүлеләр һәм велосипедчылар өчен юллар салынган.
Китапханәне модернизацияләүгә республика бюджетыннан 9 млн. сум бирелгән. Китапханәдә өч зал – матур әдәбият, вакытлы матбугат һәм тармак әдәбияты заллары урнашкан. Моннан тыш, әдәби кафе, иҗат остаханәсе, балалар бүлмәсе бар. Литреста электрон китаплар сатып алу өчен Түбән Кама  китапханәсе 60 000 сум алган.
Төгәлрәк Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында - http://e-nkama.ru/news/252/33844/


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International