Бүген Татарстан Республикасына эш сәфәре кысаларында Мәскәү өлкәсе делегациясе губернатор Андрей Воробьев җитәкчелегендә Универсиада авылында булдылар.
Кунакларны Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры урынбасары – мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов, “Спорт проектлары башкарма дирекциясе” КАО генераль директоры Азат Кадыйров һәм башкалар озата йөрде.
Универсида авылы белән танышуны кунаклар Халыкара мәгълүмат үзәгеннән башладылар, бүгенге көндә Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясе урнашкан. Андрей Воробьевка 2013 елдагы Универсиада вакытында ХМҮнең төп иҗтимагый үзәк булуы турында хәбәр иттеләр.
Объект шулай ук Казандагы Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатында да файдаланылды. Губернаторга ярышларда кулланылган куркынычсызлыкны тәэмин итү һәм мәгълүматлаштыру системалары турында сөйләделәр.
Шулай ук кунакларга академиядәге мәгариф проектлары турында да хәбәр иттеләр.
Шуннан Рөстәм Миңнеханов һәм Андрей Воробьев электрокарларда Универсиада авылында экскурсия карадылар. ТР Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы сөйләгәнчә, су мунидиале вакытында биредә күп санлы спортчылар һәм ярышларда катнашучылар яшәгән.
Биналарның берсендә Мәскәү өлкәсе делегациясе вәкилләренә торак бүлмәләрен, укыту бүлмәләрен, видеозал, медицина кабинеты һәм хуҗалык-көнкүреш бүлмәләрен күрсәттеләр.
Шулай ук Рөстәм Миңнеханов һәм Андрей Воробьев хәзерге вакытта Казанда уздырыла торган “Мастерс” су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатында катнашучылар белән очраштылар. Чит ил кунаклары Универсиада авылы, Татарстан башкаласындагы тәэсирләре белән уртаклаштылар.