Рөстәм Миңнеханов Яшьләр хоккей лигасы идарәче директоры Алексей Морозов белән очрашты

2015 елның 14 августы, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Яшьләр хоккей лигасы идарәче директоры Алексей Морозов белән очрашты.

Очрашу “Чын йөрәктән” хәйрия хоккей матчы алдыннан Спорт сараеның сөйләшүләр алып бару залында узды.

Очрашуда Татарстан Республикасы яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов, «Ак Барс» хоккей клубы һәм Татарстан Республикасы Хоккей федерациясе президенты Шәфәгать Тәһәветдинов һәм башка рәсми затлар катнашты.

Очрашу барышында Татарстан Республикасы яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов республикада боз ареналары төзелеше һәм хоккейны популярлаштыру турында сөйләде. «Бүген безнең 39 боз аренабыз бар, кырыгынчысы шул көннәрдә ачылачак, Казанда, - диде ул. – Болар бар да – түбә астындагы боз ареналары. Балалар-яшүсмерләр спорт мәктәпләре кысаларында – хоккей буенча 49 бүлекчә бар, аларда 30 меңләп кеше спорт белән шөгыльләнә. Яшьләр хоккей лигасына килгәндә исә, бездә өч команда бар – Чаллыда, Казанда һәм Түбән Камада».

Рөстәм Миңнеханов һәм Яшьләр хоккей лигасы идарәче директоры Алексей Морозов республикада массакүләм спортны һәм югары казанышлар спортын үстерү, аерым алганда, хоккейны үстерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International