Татарстан Республикасында 2015 елның 15 августына 834 мең га мәйданда игеннәр суктырылган, ягъни урып-җыю мәйданнарының 53%ы. 1,8 млн. тонна иген җыеп алынган.
Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында уздырылган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты.
Республика буенча урып-җыю эшләренең барышы турында Марат Әхмәтов хәбәр иткәнчә, бүгенгә уңыш 21,3 ц/га тәшкил итә (2014 елда 22,3 ц/га булган).
Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры шулай ук иң күп җыеп алынган мәйданнарны атады. Бу Әлки, Апас, Зәй, Буа, Нурлат районнарында.
Марат Әхмәтов сүзләренчә, җыеп алынган мәйданнар буенча Менделеевск, Чирмешән, Тукай, Алабуга, Югары Ослан, Мөслим районнары артта бара.