Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Илдар Халиков Казанда Спортның су төрләре буенча дөнья чемпионатында эшләгән иң яхшы полицейскийларны бүләкләде
2015 елның 17 августы, дүшәмбе
ТР Премьер-министры Илдар Халиков бүген Казанда Спортның су төрләре буенча 16нчы дөнья чемпионаты һәм "Мастерс" категориясендә спортның су төрләре буенча дөнья чемпионатына әзерлек һәм аны уздыру вакытында тәртип саклаган Россия Эчке эшләр министрлыгының үзәк аппараты эшче төркеме вәкилләренә, ТР һәм РФ субъектлары эчке эшләр органнары отрядлары командирларына Татарстан Республикасының Дәүләт бүләкләрен тапшырды.
Бу тантана ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының мемориаль-гыйбадәт кылу комплексы мәйданчыгында узды. Анда шулай ук ТР буенча эчке эшләр министры Артем Хохорин, Россия Эчке эшләр министрлыгы үзәк аппаратының эшче төркем җитәкчесе Антон Гусев катнашты.
Үзенең сәламләү сүзендә Илдар Халиков ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының барлык хезмәткәрләре, шулай ук Россиянең башка төбәкләреннән килеп, Татарстандагы коллегаларына үзләренең ярдәмнәрен күрсәткән хокук саклау органнары вәкилләренә рәхмәт белдерде.
"Бу чараның зур яңгыраш табуы һәм ММЧда күп яктыртылуын аерым билгеләргә кирәк. АКШ, Кытай, Европа һәм Азия кебек илләрнең барлык зур басмалары үзләренең туры эфирларында Казаннан яңалыклар тапшырды. Хәтта шундый зур һәм еш кына Россиягә начар мөнәсәбәттә булган “Нью-Йорк Таймс”кебек басма да Казандагы дөнья чемпионатының әзерлеге, оештырылуы һәм иминлеге тәэмин ителешенең югары дәрәҗәдә булуын билгеләде”, - дип ассызыклады ТР Премьер-министры.
Илдар Халиков шулай ук Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан юридик институты һәм РФ Эчке эшләр министрлыгының эчке гаскәрләр хезмәткәрләренә рәхмәт белдерде.
Алга таба бүләкләү тантанасы булды. Россия Эчке эшләр министрлыгы үзәк аппаратының эшче төркем җитәкчесе Антон Гусевка Татарстан Республикасының "Фидакарь хезмәт өчен" медале тапшырылды.
ТР Министрлар кабинетының "Хокук тәртибен ныгытудагы казанышлары өчен" күкрәк билгесен ТР Премьер-министры кулыннан РФ Эчке эшләр министрлыгы Эчке гаскәрләре төбәк командованиесенең 6676 нчы гаскәр часте командиры Юрий Баев алды.
Калган хезмәткәрләргә ТР буенча эчке эшләр министры Рәхмәте һәм ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы Мактау грамоталары бирелде.
ТР Президенты матбугат хезмәте, Булат Низамиев.
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
18
март, 2026 ел
Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү комиссиясе утырышында Татарстанның язгы ташуга әзерлеген тикшерделәр
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасының Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышы узды. Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин үткәрде. Утырыш планлы тәртиптә уздырылды һәм төбәкнең язгы ташуга әзерлеге мәсьәләсенә багышланды.
17
март, 2026 ел
Алексей Песошин «Закон территориясе" конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министры Дамир Садретдинов «Закон территориясе» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнаштылар.
10
март, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия венчур форумы-2026га әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында катнашты
Бүген 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда узачак 20 нче, юбилей, Россия венчур форумына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитетының өченче утырышы булды. Чара Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков рәислегендә узды. Оештыру комитеты утырышында видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры, форумны оештыру комитеты рәистәше Алексей Песошин, ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев һәм федераль һәм төбәк ведомстволары, үсеш институтлары һәм партнерлык оешмалары вәкилләре катнашты.
Илебезнең MAX мессенджерыннан Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана
2026 елның мартына булган мәгълүматларга караганда, MAX илебез мессенджеры белән Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья Начвин хәбәр итте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз