Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов «Мир Холдинг» һәм «Дизайн Груп» (Төркия) Директорлар советы рәисе Ибраһим Мирмәхмүтогуллары белән очрашты.
Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.
Рөстәм Миңнеханов һәм Ибраһим Мирмәхмүтогуллары «Алабуга» махсус икътисадый зонасы территориясендә (Татарстан Республикасы Алабуга районы) махсус оештырылган теплицалар хуҗалыгын булдыру проектын эшләүнең барышы турында фикер алышты.
Искәртәбез, 2015 елның мартында «Мир Холдинг» һәм «Дизайн Групп» компанияләре Рөстәм Миңнехановка «Алабуга» махсус икътисадый зонасы территориясендә махсус оештырылган теплицалар хуҗалыгын булдыру проектын тәкъдир иткәннәр иде.
Бүгенге очрашуда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Альберт Нәфыйгин, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, «Алабуга» МИЗ генераль директоры Тимур Шаһивәлиев һәмәм башкалар катнашты.