Бүген көннең икенче яртысында Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районының Усады авылында «Нәфис - Биопродукт» яңа май экстракциясе заводын эшләтеп җибәрделәр. Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисенең Беренче урынбасары Игорь Шувалов катнашты.
Яңа завод — «Нәфис - Биопродукт» май орлыгын тирәнтен эшкәртү буенча җитештерү комплексын төзүнең йомгаклау этабы, аңа шулай ук эксплуатациягә тапшырылган майларны рафинатлату заводы һәм шешәләрдә май, майонез һәм соуслар чыгару заводы да керә. Яңа куәтләрне гамәлгә кертү нәтиҗәсендә «Нәфис» компанияләр төркеме елына 1 млн. тонна май орлыгы эшкәртәчәк.
Рөстәм Миңнеханов һәм Игорь Шувалов заводның җитештерү мәйданнарын карап чыктылар һәм яңа җайланмалар эше белән таныштылар. Кунакларга шулай ук продукция әзерләү һәм тутыру линиясен күрсәттеләр.
«Бүген бик мөһим вакыйга. «Нәфис» компанияләр төркеме үсә бара. Күптән түгел генә әле май комбинаты иде, аны һич бар куәтенә эшләтеп җибәрә алмадылар. Хәзер бу урында куәтле комплекс, Россия базарында эре катнашучы. Һәм бу әле башы гына», - диде Рөстәм Миңнеханов, тантанада чыгыш ясап.
Ул билгеләп үткәнчә, «Нәфис - Биопродукт»та яңа куәтләрне гамәлгә кертү – импортны алмаштыру программасын гамәлгә ашыру ул. Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы компания җитәкчелегенә, белегечләренә һәм персоналына тырыш хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде.
«Сез үзегезнең мисалыгыз белән, барлык базар кыенлыкларына һәм технологияләргә мөмкинлекне чикләүләргә карамастан, иң яхшы инновацияләрне кулланасыз, үз мөмкинлекләрегезне табасыз. Безнең яңа эшкуарлар өчен сез үрнәк булып торасыз, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Бу эре комплекс 1 млн. тонна чимал эшкәртә, димәк, продукция дә шактый күп булачак. Бу динамика киләчәктә дә саклансын дип телим».
Игорь Шувалов белдергәнчә, импортны алмаштыру турында сүз чыкканда күпләр яңа заманча предприятиеләр булыр, алар тулысынча ЕС илләре, АКШ, Канада һәм башка югары төгәллекле электрон базаны һәм үсеш өчен кирәкле әйберләрне алмаштырырга ярдәм итәр дип уйлыйлар.
«Ә без кайчан бөтенләй бәйсез булачакбыз? Безнең ашамлык продуктлары тулысынча үзебез уйлап тапкан технологияләр буенча үзебезнең чималдан җитештерелсә һәм үзебезнең базарда кулланылса. Безгә бүген сезнең предприятиедә күрсәткәннәр чыннан да импортны алмаштыру программасы, аны гамәлгә ашыру җитди дәүләт ярдәменнән башка уза», - диде ул.
Шуннан соң Рөстәм Миңнеханов һәм Игорь Шувалов яңа заводны эшләтеп җибәрделәр.