Илдар Халиков видеоэлемтә буенча Дмитрий Медведев уздырган, яңа уку елына багышланган киңәшмәдә катнашты

2015 елның 20 августы, пәнҗешәмбе
Россиядә мәктәпләрдә яңа урыннар булдыру программасы проекты әзерләнгән, аны гамәлгә керткәндә, 2025 елга гомуми белем бирү учреждениеләрендә 6,5 млн. урын булырга тиеш. Бу хакта бүген Россия Федерациясе Хөкүмәте рәисе Дмитрий Медведев яңа уку елына әзерлек мәсьәләләре буенча видеоконференция режимында узган киңәшмә барышында белдерде. Киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.

Соңгы елларда илдә мәктәпкәчә белем бирү системасын яңарту белән актив шөгыльләнделәр, бигрәк тә балалар бакчаларына чиратларны киметү юлы белән, дип билгеләде Россия Хөкүмәте башлыгы. “Соңгы 3 елда мәктәпкәчә белем бирү системасында 1 млн.нан артык урын булдырылды. Быел 340 меңнән артык урын булдыру планлаштырыла. Күп төбәкләрдә чиратлар проблемасы хәл ителде”, - дип белдерде ул.
Дмитрий Медведев фикеренчә, 2016 елга балалар бакчаларына чиратлар проблемасы тулысынча хәл ителәчәк.

Бүгенге көнгә Россиядә мәктәпләрдә яңа урыннар булдыру буенча программа проекты әзерләнгән, бу программа 2025 елга кадәр исәпләнгән, дип өстәде Россия Хөкүмәте башлыгы.
“Барысын да чагыштырырга, үзебезнең мөмкинлекләрне карарга кирәк. Бигрәк тә бу программа бик зур акча таләп итәчәк. Якынча исәпләүләр буенча 3 трлн сум, билгеле ул 2025 елга кадәр сузылачак. Нәтиҗәдә гомуми белем бирү оешмаларында 6,5 млн.нан артык урын булдырылырга тиеш”, - дип ассызыклады Дмитрий Медведев.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International