Рөстәм Миңнеханов Бөгелмәдә август форумында: Безнең киләчәк белем бирү сыйфатына бәйле

2015 елның 21 августы, җомга

Бүген Татарстан Республикасы үсеше туктап торуларны һәм паузаларны күз алдында тотмый – безгә белем бирүдә лидерлар булырга кирәк, ә моның өчен яңа стратегик ориентирлар һәм хәл ителешләр табарга, иң яхшы бөтендөнья практикаларын эзләргә, XIX гасырдан бирле мәгълүм безнең педагогик мәктәп казанышларына игътибарлырак булырга кирәк.

Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Бөгелмәдә «Хәзерге заман мәгарифе: яңа стратегик ориентирлар – яңа хәл ителешләр» мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсенең пленар утырышында хәбәр итте.

Август форумы - барлык педагогик бергәлек тормышында мөһим вакыйга, барыгызны да җитди сөйләшүгә һәм фикер алышуга чакырам, диде Рөстәм Миңнеханов, пленар утырышта чыгыш ясап.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук билгеләп үткәнчә, бөгелмәлеләр, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә, бүгенге чарага тиешенчә әзерләнгәннәр. «Без бүген бик күп кызыклы үрнәкләр күрдек, - диде ул. – Бу яңа заманча мәктәпләр һәм алымнар гына түгел, бу бүген тарихы, үз традицияләре булган, иң конкурент позицияләре булган мәктәп тә. Без бүген гамәлгә ашырыла торган һәм мәгариф системасында конкуренциягә сәләтле булу өчен кирәкле технологияләрне күрдек».

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча: «Белем бирү дәрәҗәсе һәм технологияләре югары урында булган мәктәпләр бар, әмма җитди рәвештә алга китергә тиешле районнар һәм шәһәрләр дә бар әле. Чынлыкта бөтен җирдә бертөрле шартлар тудырылган. Лидерлар арасында авыл районнары да бар – лаеклылар һәм нәтиҗәлеләр. Мин белем бирү сыйфатына игътибар итәргә кирәк дип уйлыйм – бу киләчәктә безнең конкуренциягә сәләтебез мәсьәләсе. Бу барыбызга да кагыла – республика җитәкчелегенә дә, Хөкүмәт җитәкчелегенә дә һәм территорияләр җитәкчеләренә дә. Безнең киләчәк белем бирү сыйфатына бәйле», - дип белдерде Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International