Рөстәм Миңнеханов кыскача бүгенге көндә республикада гамәлгә ашырыла торган инвестицион проектларны билгеләде. Алар арасында - Түбән Камадагы “ТАНЕКО”, “ТАИФ-НК” нефть-химия һәм нефть эшкәртү комплекслары, Менделеевсктагы “Аммоний” аммиак һәм метанол җитештерү буенча интеграцияләнгән комплекс һәм башкалар. Республикада “Иннополис” корпуслары сафка кертелгән, “Алабуга” махсус икътисадый зонасы территориясендә 45 резидент-компания теркәлгән һәм инде 19 заманча завод эшли, 5 мең эш урыны булдырылган.
«Федераль һәм тикшеренү университетлары үсешенә көчле этәргеч бирелде, - дип билгеләде Рөстәм Миңнеханов. – Инжиниринг үзәкләрен булдыру фән һәм производство интеграциясенең яхшы мисалы, бу «КАИ-Лазер», Медицина фәне үзәге, химия фәннәре өлкәсендә үзәк тә булдырыла».
Республикада агросәнәгать комплексы үсеп тора, бизнес алып бару өчен шартлар һәм инфраструктура булдырылды, дип искәртте Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы, бу индустриаль, бизнес парклар челтәре, технопарклар да, шул исәптән иң эре «КИП Мастер» индустриаль паркы, «Химград» технополисы, 8 бизнес-инкубатор. Моннан тыш төбәктә инде 40 тан артык муниципаль сәнәгать мәйданчыклары булдырылды, алар эше дә яхшы дәрәҗәдә.
«Татарстанда кече һәм урта бизнес региональ продуктының чиреген формалаштыралар, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. – Анда 500 меңнән артык татарстанлы эшли».
ТР Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы сүзләренчә, республика – төп икътисадый күрсәткечләр буенча лидер, илдә берничә юнәлеш буенча алдынгы урыннарда тора. Бу инвестицион климат буенча беренче урын, инновацион иктивлык буенча – икенче, авыл хуҗалыгы производствосы күләме буенча – өченче. Татарстан шулай ук сәнәгать производствосы, тулаем региональ продукт күләме буенча да алдынгылар арасында.
«Татарстан тәҗрибәсе һәм идеяләре федераль дәрәҗәдә дә актив кулланыла, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Республика халкы ихтияҗларын тәэмин итү максатында 30 социаль юнәлешле программа гамәлгә ашырыла, алар халыкның өчтән ике өлешенең күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау кысаларында көндәлек шартларын яхшыртырга ярдәм иттеләр. Якынча 86 мең гаилә социаль ипотека буенча торак белән тәэмин ителгәннәр. Соңгы биш елда балалар бакчаларында 45 меңнән артык яңа урын булдырылды, 200 гә якын балалар бакчасы һәм 37 мәктәп төзелде».
Без республиканың һәр почмагында яшәү һәм эшләү өчен тиешле шартлар булдырырга тырышабыз, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов пленар утырыш барышында, бу юллар, инфраструктура объектлары төзү, районнарда физик культура-савыктыру комплекслары һәм беренчел медик ярдәм учреждениеләрен төзүгә бәйле.
ТР Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы белдергәнчә, бүген республика яшьләргә максатларына ирешер өчен киң мөмкинлекләр бирә. Татарстан Республикасының 2015-2030 елларга талантлар белән стратегик идарә итү программасы сәләтле яшьләрне предприятиеләр һәм оешмаларда беркетү, алар инициативаларын тормышка ашыру, башка төбәкләрдән сәләтле яшьләрне җәлеп итүгә юнәлтелгән.
«Хезмәт ресурслары базарын формалаштыручы төп эш белән тәэмин итүчеләр белән берлектә эшләүче ресурс үзәкләр системасы киң таралыш ала, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Миңа бүген Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры хәбәр иткәнчә, 2014 елда биш ресурс үзәк булдырылган, быел – тагын тугыз ресурс үзәк».
Татарстан Россия дәрәҗәсендә генә түгел, ә бөтендөнья дәрәҗәсендә мәдәни һәм спорт чараларын уздыру үзәгенә әйләнде, дип билгеләде ТР Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы. Ул Казанда узган 2015 елгы су спорт төрләре буенча дөнья чемпионаты, 2016 елгы информатика буенча мәктәп балалары арасында халыкара олипиадага әзерләнү, 2019 елгы һөнәр осталыгы буенча WorldSkills дөнья чемпионаты турында искә төшерде.
«Татарстан - инновацион регион, һәм без эшебез белән бу статусны исбатлап торырга тиеш. Республика үсеше мәгариф системасының инновацион үсешеннән башка мөмкин түгел. Безнең бурыч – яңа буын фикердәшләр һәм профессионалларны тәрбияләү һәм әзерләү. Икътисадның алга таба үсешен тәэмин итәрлек буын тәрбияләү. Шул ук вакытта дөнья трендларын, регионнарның уңай тәҗрибәләрен исәпкә алып, иң алдынгы технологияләрне кулланырга кирәк. Ышанам ки, югары квалификацияле белгечләрне әзерләү мәсьәләсе гаиләдәге тәрбиядән башланырга тиеш һәм, илдәге икътисадый шартларны икәпкә алып, белем бирүнең бөтен дәрәҗәләренә кагылырга тиеш».
Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, планлы эш аркасында республика мәгарифе системасы үсешкә яхшы этәргеч алды, югары сыйфатлы структур үзгәрешләр бар, материаль-техник база яхшырды. 2012 елдан “Киләчәк” республика мәгариф үсеше программасы гамәлгә ашырыла, өч яшьтән балалар өчен бакчаларга чират бетерелгән диярлек. Мәгариф учрежениеләрен капиталь ремонталу алып барыла. «Биш елда 622 мәгариф учреждениесе ремонтланды, һәм без акрынлап мәктәпкәчә балалар учрежениеләрен капиталь ремонтлауга тотынабыз», - диде ул.
Татарстанда шулай ук мәгариф инфраструктурасының инновацион элеменлары гамәлгә кертелә: ИТ-лицей, Лобачевский ис. лицей, химия һәм инженер лицейлары, Казанда һәм Алабугада халыкара мәктәп ачылу, һәм якын арада Иннополиста ачылачак.
«Ләкин безнең үсеш туктап тору һәм паузаларсыз булырга итеш. Безгә мәгарифтә лидерлар булырга кирәк, бу максатта яңа стратегик юнәлешләр һәм алымнар, иң яхшы дөнья тәҗрибәләрен эзләү, безнең педагогик мәктәп казанышларына игътибарлы мөнәсәбәт кирәк», - диде чыгышын тәмамлап Рөстәм Миңнеханов.
Шулай ук төп доклад белән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов чыгыш ясады.
Пленар утырыш барышында Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитетының Мәгариф идарәсе башлыгы Валентина Кульбеда («Бөгелмә районы мәгариф системасы үсеше программасы»), Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин («Түбән Кама районында профессиональ юнәлешле бердәм киңлек булдыру тәҗрибәсе»), Казан (Идел буе) федераль университеты ректоры Илшат Гафуров («Россия Федерациясе педагогик белем бирүне модернизацияләштерүдә КФУ роле») һәм башкалар чыгыш ясады.