Бүген Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнехановка дәүләт органнары җитәкчеләре һәм муниципаль берәмлекләр башлыкларының Мәскәүнең “Сколково” идарә мәктәбендә белем алу барышы турында хәбәр итте.
Белем бирү барышы турында арадагы отчет буенча Әсгать Сәфәров хәбәр иткәнчә, бүгенгә белем бирүнең өч модуле үткәрелгән (стратегик планлаштыру, инвестицион планлаштыру һәм региональ идарә), бу эксперт семинарлары, симуляцияләр, уен сессияләре, шулай ук төркемнәрдә үз проектлары турында сөйләшү.
Укыту өчен Россия һәм чит ил экспертлары чакырылды. Программада Мәскәүнең “Сколково” идарә мәктәбе ректоры Андрей Шаронов шәхсән үзе катнаша.
Һәр модуль нәтиҗәләре буенча белем алуда катнашучыларга проект эшләр кысаларында биремнәр бирелә. Алты төркемнең һәрберсе агымдагы елның ноябрь аенда 2013 елга кадәр Татарстан Республикасының социаль-икътисадый үсеше стратегиясе кысаларында әзерләнгән проектын якларга тиеш.
Татарстан Республикасы Президенты Аппараты отчетында белем алучыларның активлыгы һәм дәресләргә йөрүләре турында да мәгълүмат бар иде. Аерым алганда, кайбер җитәкчеләрнең активлыгы җитәрлек булмавы билгеләнгән. Моңа бәйле рәвештә Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы, Мәгариф һәм фән министрлыгы, Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, Урман хуҗалыгы министрлыгы, Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, һәм Казан шәһәре администрациясе җитәкчеләре дәресләргә йөрмәүне модульара чорда мөстәкыйль эш эшләү белән компенсацияләргә тиешләр.
ТР Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт хезмәте һәм кадрлар департаментына алга таба да белем алу барышын һәм модульара чорда мөстәкыйль эшләрне башкару барышын тикшереп торырга йөкләде.