Рөстәм Миңнеханов яңа мәктәп автобусларыннан ачкычлар тапшырды

2015 елның 21 августы, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Бөгелмә муниципаль районына эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы муниципаль районнар җитәкчеләренә 30 яңа автобустан ачкычлар тапшырды. 

Чара Бөгелмәдә мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең еллык республика август киңәшмәсе алдыннан узды. 

Тантаналы чарада Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, республика мәктәпләрендә, аеруча авыл җирендәге мәктәпләрдә, автобус булуы – үсеш өчен кирәкле атрибут.

«Безнең база мәктәпләрен булдыру һәм балаларга сыйфатлы белем бирү буенча стратегия бар. Җитди инфраструктурасыз, башлангыч мәктәпләрсез һәм автобусларсыз әлеге бурычны хәл итеп булмый», - дип ассызыклады ул.

ТР Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы билгеләгәнчә, барлык автобуслар да Татарстанда “Алабуга” махсус икътисадый зона территориясендәге Форд Соллерс заводында җитештерелгән.

Шуннан ул республиканың муниципаль районнары башлыкларына яңа техникадан ачыкычларны тапшырды.

Шулай ук алданрак Рөстәм Миңнеханов шәһәрнең Морозов ис. мәдәният һәм ял паркында булды, анда төзекләндерү эшләренең беренче чираты тәмамланган. Ул яңартылган аллеяләрне карады һәм Бөгелмә мәктәпләре осталары әзерләгән эшләнмәләр күргәзмәсе белән танышты.

Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, озак вакыт дәвамында парк ташландык хәлдә булган. Төзекләндерүдән соң ул бөтенләй башка рәвешкә кергән, диде ул.

«Безнең шәһәрләр һәм торак пунктларда парклар һәм скверлар булу бик мөһим. Әлеге мөхит уңайлы булырга тиеш. Ышанам ки, монда элекке булган эксклюзив агачлар һәм үсемлекләрне торгызырлар. Парк спорт белән шөгыльләнү, аралашу һәм ял итү өчен җайлы булырга тиеш», - дип белдерде ул.

Рөстәм Миңнеханов өстәп әйткәнчә, парклар һәм скверлар төзү программасы бөтен республикада гамәлгә ашырыла. Бөгелмә халкы бу эштә актив катнашуына мин бик шат, дип төгәлләде ТР Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International