Бүген Лениногорск шәһәрендә яңа Никахлашу сарае ачылды. Тантаналы чарада Татарстан Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Лениногорск муниципаль районы башлыгы Рәгать Хөсәенов, ТР Министрлар Кабинетының ЗАГС Идарәсе җитәкчесе Альбина Шәвәлиева, "Татнефть" ААҖ генераль директоры Наил Маганов һәм башкалар катнашты.
Элек ЗАГС бүлеге торак йортның беренче катында урнашкан булган, бу объектның эстетикасына һәм социаль әһәмиятенә туры килмәгән. Аерым Никахлашу сарае бинасында ихтыяҗ булган, ул заман нормаларына һәм халыкның таләпләренә туры килергә тиеш булган.
Ике катлы объектны төзү 2015 елның апрелендә башланган. Бәясе 100 млн. сум тәшкил иткән.
Шәһәр халкын сәламләп, Рөстәм Миңнеханов аларны Никахлашу сарае ачылу белән котлады. Ул әлеге бинаның район тормышында зур роль уйнавын ассызыклады.
"Никахлашу тантанасы матур урында үтү бик тә мөһим. Чөнки әлеге парлар яңа тормыш башлый. Гаилә - ул җаваплылык, балалар, ә иң мөһиме безнең киләчәгебез", - диде ТР Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы. Ул "Татнефть" компаниясенә рәхмәт белдерде, ул, аның сүзләренчә, "Лениногорск" нефть-газ табу идарәсенең 70 еллыгына әзерлек кысаларында күп нәрсә башкарган: районда яңа юллар, хастаханә комплексы пәйда булган.
"Без нефтьчеләргә чын күңелдән рәхмәтле, алар, үзләренең җитештерү эшчәнлегеннән тыш, социаль әһәмияткә ия объектлар төзелешенә дә зур акча сала", - дип билгеләп үтте ул. Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, быел, икътисадтагы кыенлыкларга карамастан, "Татнефть" ААҖ һәм кече нефть компанияләре план күрсәткечләрен арттырып үти һәм шул рәвешле өстәмә чыгымнарны компенсацияли.
Аннары Рөстәм Миңнеханов яңа ЗАГС бинасын карады. Беренче катта гражданлык хәле актларын теркәү һәм "Яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык идарәсе" муниципаль казна учреждениесе белгечләре кабинетлары урнашкан.
Икенче катта мәртәбәле кунаклар 65 ел бергә гомер кичергән парлар белән очрашты. Рөстәм Миңнеханов аларны юбилей белән котлады һәм чәчәкләр тапшырды. Аннары тантаналар залы, банкет залы, хезмәткәрләр кабинетларын карады. Шулай ук ТР Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы яшь парларны да котлады: бүген биредә 11 пар никахларын теркәде.