Татарстан Республикасында 1 млн. гектар урып-сугылган, ягъни уңыш мәйданнарының 64 %

2015 елның 22 августы, шимбә

Бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Татарстан басуларында уңыш җыю барышы турында хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында ТР Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов уздырды. Искәртик, бүген Рөстәм Миңнеханов Лениногорскка эш визиты белән килде. ТР Хөкүмәте Йортыннан видеоконференцэлемтә аша киңәшмәдә ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашты. 

Марат Әхмәтов сүзләренчә, 2015 елның 22 августына 1 млн. гектар мәйданда урып-сугу эшләре башкарылган, бу барлык мәйданнарның 64 процентын тәшкил итә.

2,12 млн. тонна икмәк суктырылган. Республика буенча бер гектардан уртача 21,2 центнер уңыш чыга (чагыштыру өчен: 2014 елда - бер гектардан 22,4 центнер). ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры билгеләп узганча, Әлки районы (барлык мәйданнарның 81 процентында уңыш җыелган), Апас районы (76 процент), Нурлат (73 процент), Зәй (72 процент) районнарында бөртекле культураларны җыю тәмамлана. 

Марат Әхмәтов шикәр чөгендерен җыюга бәйле вәзгыять турында да хәбәр итте. Әйтик, республикада әлеге культура 57,7 мең гектар мәйданда чәчелгән, аларның 28,3 мең гектары - Зәй, 19,5 мең гектары - Буа, ә 9,9 меңе Нурлат зонасында.

Барлыгы 2 млн. тонна уңыш җыелыр, дип фаразлана.

Шикәр чөгендерен эшкәртү өчен республикада Зәй, Буа, Нурлат районнарындагы шикәр заводлары җәлеп ителәчәк. 

Быел республикада 650 мең гектар мәйданда көзге культуралар чәчү ниятләнә. Марат Әхмәтов сүзләренчә, 5 сентябрьгә кадәр аларны чәчү эшен тәмамларга кирәк. Бүгенге көндә көзге культуралар 180 мең гектарда яки барлык мәйданнарның 28 процентында чәчелгән. ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры районнарга бу юнәлештәге эшләрне активлаштырырга киңәш итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International