Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Илдар Халиков Кытай делегациясе вәкилләре белән туристлык өлкәсендә хезмәттәшлекне үстерү перспективалары хакында фикер алышты
2015 елның 26 августы, чәршәмбе
Бүген ТР Хөкүмәте йортында Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков Кытай Халык Республикасының Туристлык буенча Дәүләт идарәсе делегациясе белән очрашты. Очрашуда Туристлык буенча ТР Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов, ТР МК аппаратының Сәламәтлек, спорт һәм сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру идарәсе башлыгы Гүзәл Шакирова катнашты.
Илдар Халиков билгеләгәнчә, Татарстанның туристлык өлкәсендәге җәлеп итүчәнлеге көннән-көн үсә бара. “Бездә бу өлкә өчен җаваплы аерым дәүләт органы формалашкан. Кытай, үз чиратында, Россия өчен дә, шулай ук Татарстан өчен дә, туристлык өлкәсендә өстенлекле партнер булып тора”,- дип ассызыклады ул.
Илдар Халиков статистик мәгълүматлар китерде, Россиягә килгән туристларның һәр алтынчысы Кытай гражданы. Ул шулай ук ТР даими рәвештә Пекин һәм Шанхайда узган туристлык күргәзмәләрендә катнаша, дип билгеләде.
Туристлык агымын арттыру өчен Казаннан Кытай провинцияләренең берсенә туры авиарейс оештыру да яхшы булачак, дип саный Илдар Халиков.
Кытай делегациясе башлыгы Вэй Хуньтао җылы кабул итүләре өчен Илдар Халиковка рәхмәт белдерде. Ул искә төшергәнчә, бүген Казанда гуманитар хезмәттәшлек буенча Россия-Кытай комиссиясе утырышы узды, аның төп темасы туристлык өлкәсендә хезмәттәшлекне үстерү иде.
Утырышта катнашучылар туристлык һәм инвестицион мөмкинлекләрне арттыру, шулай ук Россия һәм Кытайның эшмәкәрлек һәм туристлык индустриясе вәкилләре арасында эшлекле элемтәләрне ныгыту турында фикер алыштылар.
ТР Президенты матбугат хезмәте, Булат Низамиев.
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
18
март, 2026 ел
Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү комиссиясе утырышында Татарстанның язгы ташуга әзерлеген тикшерделәр
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасының Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышы узды. Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин үткәрде. Утырыш планлы тәртиптә уздырылды һәм төбәкнең язгы ташуга әзерлеге мәсьәләсенә багышланды.
17
март, 2026 ел
Алексей Песошин «Закон территориясе" конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министры Дамир Садретдинов «Закон территориясе» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнаштылар.
10
март, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия венчур форумы-2026га әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында катнашты
Бүген 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда узачак 20 нче, юбилей, Россия венчур форумына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитетының өченче утырышы булды. Чара Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков рәислегендә узды. Оештыру комитеты утырышында видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры, форумны оештыру комитеты рәистәше Алексей Песошин, ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев һәм федераль һәм төбәк ведомстволары, үсеш институтлары һәм партнерлык оешмалары вәкилләре катнашты.
Илебезнең MAX мессенджерыннан Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана
2026 елның мартына булган мәгълүматларга караганда, MAX илебез мессенджеры белән Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья Начвин хәбәр итте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз