Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов ТР Азнакай һәм Мөслим районнарына эш визиты белән барды. Төп максаты – кырларда урып-җыю эшләре барышы белән танышу.
Шулай ук Рөстәм Миңнеханов программасында берничә социаль объектны сафка кертү каралган. Азанакай шәһәрендә Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы “Чатыр-Тау Арена” универсаль спорт объектын тантаналы ачуда катнашты. Спорткомплекста волейбол, баскетбол, мини-футбол, кул сугышы һәм көрәш белән шөгыльләнергә мөмкин. Бинада бер вакытта 284 тамашачы һәм 4 төркем спортчылар урнаша ала. Икенче катында тренажерлар залы бар.
Шуннан Рөстәм Миңнеханов 50 урынлык “Әллүки” яңа балалар бакчасын ачты. Мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә 2 төркем булачак: 1-3 яшьлек балалар һәм 3-7 яшьлек балалар. Бакчада музыка-спорт залы, методик кабинет, медицина кабинеты, азык-төлек пешерү блогы, кер юу бүлмәсе, 2 уен мәйданчыгы бар. Нәфис сәнгать һәм спорт-савыктыру буенча өстәмә дәресләр кертү дә каралган.
Мөслим районында Рөстәм Миңнеханов Варяш-Баш авылы янындагы “Шәңнәрәев Д.М.” КФХда булды. Корпус 38 мең баш кошка исәпләнгән (32 мең йомырка салучы тавык һәм 6 мең әтәч), елына 9 млн. 632 мең данә инкубация йомыркасы җитештерелә. Инкубатор мәйданы - 543 кв. м. Объект төзелеше бәясе - 47,5 млн. сум. Комплекс быел август аенда гамәлгә кертелгән.
Район үзәгендә Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы шулай ук 140 урынлык яңа балалар бакчасы ачылуда катнашты. “Күбәләк” балалар бакчасында 6 төркем була: икесе 1-3 яшьлек балалар, дүртесе мәктәпкәчә балаларга исәпләнгән. Әлеге мәгариф учреждениесе Федераль дәүләт мәгариф стандартларын гамәлгә кертүнең эксперименталь мәйданчыгы булачак.
Шунна Рөстәм Миңнеханов “Агромастер” компаниясе цехын карады. Предприятие 140 атамалы авыл хуҗалыгы машинасын җитештерә. Җитештерелүче продукция күләме – елына 360-425 берәмлек техника. «Агромастер» ҖЧҖ - Мөслим муниципаль районының бюджет булдыручы предприятиесе, 2014 елда ул 50 млн. сум бюджетка түләгән.
Сәфәре ахырында Рөстәм Миңнеханов Пушкин исемендәге скверда булды. Аны язучы әкиятләренә нигезләнеп эшләгәннәр. Яңа ял итү зонасында 10 скульптур композиция урнаштырылган, алар агачтан, металлдан һәм табигый таштан ясалган.