Рөстәм Миңнеханов "Казан" халыкара ат-спорт комплексында булды

2015 елның 30 августы, якшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов "Казан" халыкара ат-спорт комплексы мәйданчыгында Республика көнен бәрәм итү чараларынңа катнашты. Бәйрәм кунаклары арасында ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Казан мэры Илсер Метшин, ТР министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, ТР Дәүләт Советы депутатлары катнашты. 

Ипподромга килүгә Татарстан Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек сәнәгате предприятиеләренең күргәзмәләрен карады, алар арасында "Татспиртпром", "Чаллы-Бройлер", "Пестречинка", Казан икмәк-кондитер комбинаты, "Майский" һәм башкалар күргәзмәләре бар иде. Күргәзмәдә продукцияләрен республиканың фермер хуҗалыклары да тәкъдим иткән иде. 

Ипподромдагы бәйрәм кысаларында юртак атлар чабышлары һәм гарәп чабышкы атлары чабышлары да узды. Әлеге чабышларның төп аермасы - төрле илләрдән килгән жокейлар катнашуы, алар Абу-Дабиның дәүләт башындагы династиясе шәехе бирә торган (Берләшкән Гарәп Әмирлекләре) махсус бүләк өчен осталыкта ярыштылар. 

Чабышларда бары өч яшьлек һәм олырак гарәп чабышкылары гына катнашты, жокейлар атларын жирәбә салудан соң гына күрде. Ярышларда Россиядән, БДБ илләре, Германия, Ирландия, Кытай, Корея, Оман, Малайзия, Венгрия, Бөек Британия, Берләшкән Гарәп Әмирлекләреннән жокейлар катнашты. 

11 чабышның гомуми бүләк фонды - 7 миллион сумнан артык. 

Бүләкләр исемнәре: "Татспиртпром" ААҖ кубогы", "Татарстанның алтын дагасы", ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы бүләге, "Халыклар дуслыгы" бүләге, ТР ат үрчетүчелек һәм ат спорты федерациясе бүләге, Шәһәр көне уңаеннан бүләк, HH Sheikha Fatima Bint Mubarak Apprentice World Championship IFAHR, ТР Президенты бүләге, "Рангоут" бүләге, Казан мэриясе бүләге, Казан ипподромы кубогы. 

Ярышларны Татарстан Республикасы, Россия, БГӘ, Сирия, Судан масса күләм мәгълүмат чараларыYAS TV каналы (бөтен гарәп илләренә ярышларны трансляцияләүче канал) яктыртты.

HH Sheikha Fatima Bint Mubarak Apprentice World Championship IFAHR бүләгенә ярышларны гарәп токымыннан Кавказ кызы биясе җиңде. 

ТР Президенты бүләген америка туры айгыры Год Дрим яулады. 

Шәһәр көне уңаеннан чабышларда Факел туры айгыр җиңде. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International