Рөстәм Миңнеханов шәех Хамад бән Ибраһим белән очрашты

2015 елның 30 августы, якшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов шәех Хамад бән Ибраһим (Бәхрәйн Корольлеге) белән очрашты. Очрашу "Казан" халыкара ат-спорт комлпексының сөйләшүләр алып бару залында үтте. Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасында кунакны сәламләде һәм шәехкә килүе өчен рәхмәт белдерде. 

ТР Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы шәех Хамад бән Ибраһимга Казанда уңай тәэсирләр генә кичерүен теләде. 

Рөстәм Миңнеханов кыскача Татарстан икътисады турында сөйләде һәм Ислам хезмәттәшлеге оешмасы кысаларында алга таба хезмәттәшлекне үстерү өметен белдерде. 

Рөстәм Миңнеханов шулай ук искәрткәнчә, Россия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча ул "Россия - ислам дөньясы" төркемен җитәкли. 

Без ислам дөньясы илләре белән хезмәттәшлекне үстерүгә һәм элемтәләрне ныгытуга җитди карыйбыз, дип белдерде очрашу барышында Рөстәм Миңнеханов. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International