Рөстәм Миңнеханов Казан үзәгендә республика әһәмиятендәге мәдәни мирас объектларын карады

2015 елның 2 сентябре, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов республика әһәмиятендәге мәдәни мирас объекты – Галиев мәчетен (Казан, Г.Тукай ур., 40/22) карады.

Хәзерге вакытта монда реставрация һәм төзелеш эшләре алып барыла.

Искәртәбез, 2014 елда Татарстан Республикасы Мөселманнары диния нәзәрәтен резиденциясе комплексын булдыру турында карар кабул ителгән иде, бу комплекска Галиев мәчете бинасы, М.И. Галиев йорты һәм башка объектлар керәчәк.

Рөстәм Миңнеханов Галиев мәчете бинасын карап чыкты, бина эчендә баручы эшләр белән танышты. Ул билгеләп үткәнчә, акчалар бүлеп бирелгән, һәм ул объекттагы эшләрне тизләтүне сорады. Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, Галиев мәчетен декабрьдә Мәүлет бәйрәменә ачу мөмкин булачак.

Аннары Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Галлиев йортын карады, анда да реставрация һәм төзелеш эшләре алып барыла. Реставрация эшләренә барлыгы 100 млн. сумлап акча бирелгән.

Рөстәм Миңнехановны Татарстан Республикасы баш мөфтие Камил хәзрәт озата йөрде.

Шуннан соң Рөстәм Миңнеханов республика әһәмиятендәге мәдәни мирас объекты Сошествие Святого Духа чиркәвенә (Казан, Т. Миңнуллин ур., 21) китте.

Рөстәм Миңнехановны Татарстан һәм Казан митрополиты Феофан каршы алды.

Искәртәбез, элек бу бинада балалар курчак театры урнашкан булган. 2012 елның маенда бина Казан епархиясенә тапшырылган, настоятеле итеп протоиерей Алексей Чубаков билгеләнгән. 2012 елның июлендә Рөстәм Миңнеханов Казанның тарихи үзәген карап йөргәндә храмда булган. Объектка ремонт-торгызу эшләре уздыру турында карар кабул ителгән.

Шул максатларга 100 млн. сум бүлеп бирелгән.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук «Православная гимназия имени святителя Гурия Казанского» мәгариф учреждениесен карады.

Аннары Рөстәм Миңнехановка Сошествие Святого Духа чиркәве комплексына керүче православие гимназиясен үстерү планнары турында сөйләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International