Рөстәм Миңнеханов Башкорстан Республикасы Башлыгы Рөстәм Хәмитов белән очрашты

2015 елның 2 сентябре, чәршәмбе

Бүген Татарстан Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Башкортостан Республикасы Башлыгы Рөстәм Хәмитов белән очрашты. Очрашу Татарстан нефть-газ химиясе форумы -2015 кысаларында "Казан ярминкәсе" күргәзмә үзәгендә узды.

Яклар төбәкләр арасында нефть химиясе, машина төзелеше һ.б. юнәлешләр буенча хезмәттәшлек турында фикерләште.

Рөстәм Миңнеханов, Башкортостан Республикасы Башлыгына визит өчен рәхмәт белдерде һәм ике республика җитәкчелеге алдында совет заманында нигез салынган нефть, газ, химия кластерын саклау бурычы торуын белдерде. "Бүген «Татнефть» и «Башнефть» компанияләре кара алтынны чыгару катлаулана барган баскычта. Заманча технологияләр куллану безгә көндәшлеккә сәләтле булып калу мөмкинлеге бирә, әмма бу юнәлештә хезмәттәшлек итүне үстерү зарур", - дип ассызыклады Татарстан Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы.

Башкортостан Республикасы Башлыгы Рөстәм Хәмитов Рөстәм Миңнеханов фикере белән килеште һәм бүген нефть табышына мөнәсәбәтләрне яңадан карау таләп ителә, дип белдерде. Аның сүзләренчә, заманча технологияләрне кулланудан тыш, нефть чыгару коэффициентын арттырырга һәм авыр чыгарыла торган запасларны чыгаруга җәлеп итәргә кирәк. "Бу бик зур эш. Теге яки бу төбәккә аерым гына бу проблеманы хәл итү катлаулы булачак. Бергәләп бөтенләй икенче нәтиҗәгә ирешә алачакбыз", - диде Рөстәм Хәмитов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International