Рөстәм Миңнеханов Куба Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Эмилио Лосада Гарсия белән очрашты

2015 елның 2 сентябре, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Куба Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Эмилио Лосада Гарсия белән очрашты. Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Радик Гыйматдинов, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары Руслан Кәбиров, Татарстан Республикасы предприятиеләре вәкилләре катнашты.

Рөстәм Миңнеханов Эмилио Лосада Гарсиягә Куба һәм, Россия регионнарының берсе буларак, Татарстан арасындагы хезмәттәшлекне үстерүдә ярдәм күрсәткәне өчен рәхмәт белдерде. Ул искәрткәнчә, бүген Куба ягы фармацевтика, машина төзелеше, авиация һәм башка өлкәләрдә күп кенә проектларны гамәлгә ашыра. Тагын бик күп идеяләр бар, аларны да тормышка ашырырга планлаштырыла, диде Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы.

«Озакламый сездә Халыкара Гавана ярминкәсе ачылачак, анда Татарстан делегациясе актив катнашачак. Безгә хезмәттәшлекнең советлар чорында булган элеккеге дәрәҗәсен кире кайтарырга кирәк», - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

Эмилио Лосада Гарсия үз чиратында Рөстәм Миңнехановка кабул итүе өчен рәхмәт белдерде һәм, Куба шулай ук Татарстан белән хезмәттәшлекне ныгытырга тели, дип өстәде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International